Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләрен ремонтлауга 2025 елда 70 млн сум акча бирелгән
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы тугыз учреждение бинасы 2025 елда ремонтланган. Эшләр иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә республика программасы кысаларында узды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Бу максатларга бюджеттан 70 млн сум акча бүлеп биргәннәр. Акчалар республиканың урман тармагы белгечләренең хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Әгерҗе, Азнакай, Арча, Яшел Үзән, Минзәлә, һәм Чирмешән урманчылыкларында, шулай ук Әлмәт һәм Арча урман хуҗалыкларында тугыз объектка ремонт ясалган.
Эш күләме биналарның техник торышына бәйле иде. Кайбер очракларда түбәләрне тулысынча алыштырганнар һәм фасадларны җылытканнар, икенче очракларда инженерлык коммуникацияләрен яңартканнар.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев хәбәр иткәнчә, ведомствоның республика программасында катнашуы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2028 елга кадәр озайтылды.
Аның сүзләренә караганда, яңартылган эш урыннары һәм заманча хезмәт шартлары белгечләргә республиканың урман ресурсларын саклау һәм арттыру бурычларын нәтиҗәлерәк үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
2026 елда тагын 70 млн сумлык сигез объектны ремонтлау планлаштырыла. Эшләр Арча, Азнакай, Бөгелмә һәм Яшел Үзән урманчылыкларында, Алабуга һәм Бөгелмә урман хуҗалыкларында, шулай ук урман янгыннары үзәгендә һәм Лубян урман-техника көллиятендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев