ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иртәгә районкүләм Карга боткасы була
Хөрмәтле дуслар, кайткан кунаклар!
-
Татар милли конгрессы Филипп Киркоровка һәйкәл куярга тәкъдим итә
Мәскәүдә урнашкан һәм күптән түгел Казанда филиалын ачкан Татар милли конгрессы Россия эстрадасы короле, җырчы Филипп Киркоровка һәйкәл кую турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.
-
2023 елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча 11 мәктәп һәм 47 ФАП төзеләчәк
Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында 11 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы (икесе дә Казанда) төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Бүген, 22 апрельдә Владимир Ульянов-Ленинның тууына 153 ел
Нәкъ менә беренче илкүләм шимбә өмәләре Ленин исеме белән бәйле. 1920 елда беренче Россиякүләм шимбә өмәсендә 450 мең кеше катнаша. Мәскәүдәге өмәләрдә яңа Советлар иле юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленин үзеннән зур өлеш кертә. Ильичның бүрәнә күтәреп барган сурәте «субботник»ларның символына әверелә. Әмма аңа кадәр 1919 елда ук беренче эш вакытыннан соңгы өмә оештырыла. Мәскәү-Казан тимер юлында йөрүче өч паровозны эшчеләр үз теләкләре белән эштән соң, шимбә көнне төзекләндерәләр. Моның өчен алар хезмәт хакы да сорамыйлар. Шулай итеп яңа гыйбарә- «субботник» атамасы барлыкка килә.
-
Районыбызның агрегат заводы коллективы Актанышның иске зиратына өмәгә чыкты (фоторепортаж)
Карлар эреп җир өсте кипшерүгә мәңгелек йортларыбызда-зиратларда өмәләр башланып китте. Күмәк җыештыруларга хезмәт коллективлары да кушылды. Бүген Актанышның агрегат заводы ир-егетләре РТС бистәсендәге иске зиратны тазартырга өмәгә чыкты. Коллективка койма буйлап 150 метр аралыкны чистарту бурычы куелган.
-
Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар!
«Бердәм Россия» партиясе илдәге вәзгыять белән бәйле рәвештә яңа проектларга нигез сала. Бүген Актаныш районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Бердәм Россия » партиясе инициативасы белән Бөтенроссия «Россиядә эш»- «Работа в России» эшкә урнаштыру ярминкәсе оештырды. Ике райондашыбыз ярминкәдә хәрби комиссариат җитәкчелеге белән турыдан-туры аралашып, махсус хәрби операциягә барырга теләк белдерде.
-
Иске Айман авыл башлыгы терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше турында сөйләде
Терроризм физик көч куллану һәм әхлакый-психологик куркыту аша, сәяси көрәштә максатларга ирешү ысулы буларак, кешелек цивилизациясе барлыкка килгәннән бирле билгеле. Соңгы вакытта терроризм хәзерге заманның иң куркыныч глобаль проблемаларының берсенә әверелде, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең иминлегенә җитди куркыныч тудыра: терроризм даими рәвештә үзгәрә, кеше югалтулары масштабы, халыкның тискәре психологик реакциясе арта, гражданнар, бөтен җәмгыять өчен матди һәм мораль зыян дәрәҗәсе шактый күтәрелә, бу зыянның спектры киңәя. Актаныш муниципаль районының терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышында авыл башлыкларының авыл җирлекләрендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше турында хисап тотуы замана афәтенә колачлы эш алып баруның бер күрсәткече. Утырыш тәмамланганнан соң Иске Айман авыл башлыгы Марсель Әхмәтханов белән бу хакта әңгәмә кордык.
-
Районыбызның хезмәт ияләре Актанышны чистарту өмәләрен башлап җибәрде
1 апрельдән районыбызда экологик чистарту икеайлыгы игълан ителде.
-
Иң яхшы осетин пирогларын пешерүче кыз кайда укый?
Ул Актанышныкы!
-
Чуракай мәктәбе укучылары редакциябез эшчәнлеге белән таныштылар
Һәм аларга вакытлы матбугат - «Актаныш тажнары» газетасы, сайт, социаль челтәрләрдәге ресурсларыбыз, урындагы ТВ һәм радио эшчәнлеге күңелләренә бик хуш килде. Яшүсмерләр безгә үзләрен кызыксындырган төрле сорауларын бирделәр, сораштылар. Кем белә, ә бәлки нәкъ шушы экскурсия аларның киләчәктәге һөнәрләренә матур йогынты ясар.
-
Яшь райондашларыбыз паспортлы булды(ФОТОЛАР)
14 яшь – самими яшьлекнең иң гүзәл чагы. Шулай да, нәкъ шушы яшь паспорт алу белән бәйле. Бүген районның ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә яшь актанышлылар паспортлы булды. Чарада районыбыз башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.
-
БЕЗДӘ КУНАКТА: Иске Богады мәктәбе укучылары редакция эше белән танышты
Февральнең бүгенге салкынча иртәсендә редакциябез бала-чагаларның шат авазыннан, аларның безгә биргән күпсанлы сорауларыннан шау-гөр килеп торды. Вакытлы матбугат, радио, телевидение һәм гомумән, журналистика эшчәнлеге белән танышырга безгә Иске Богады авылыннан 1нче сыйныф укучылары килгән иде. Алар кызыксынып һәр юнәлеш белән таныштылар, күзләрендә – кызыксыну чаткылары балкыды.
-
Татар Суыксуы өлкәннәре «Туган як» музеенда экскурсиядә булды
Бүген Татар Суксуы авылы китапханәсенә түгәрәккә йөрүче бер төркем апалар Актаныш үзәгендәге «Туган як» музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Дулкынландыргыч бәйрәм: Райондашларыбыз Әфган сугышыннан совет гаскәрләре чыгарылу көнен билгеләп үтте (фотолар һәм видео)
Бүген районыбызда үтә дә тәрбияви рухтагы хәрби-патриотик чара - Әфганстаннан совет солдатлары чыгарылуга 34 ел тулуга багышланган бәйрәм узды.
-
Гашыйклар көнендә иң күп сатылучы бүләк - шоколад һәм төрле конфетлар
Бүген «Гашыйклар көне», аны икенче төрле «Изге Вәли көне»- «День святого Валентина» дип йөртәләр.