Актаныш

Актаныш районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Актанышта коточкыч янгын чыккан

Мондый казалардан Ходай Тәгалә саклый күрсен инде.

Бүген, 15 июнь көнне Актаныш авылы М. Җәлил урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыга. Төнге сәгать 1:50 янгын сүндерү хезмәтенә янгын чыгу турында хәбәр керә. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр көче белән янгын сүндерелгән.

Кызганычка каршы, 1976 елгы йортның хуҗасы — ир-ат һәлак була. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Исегезгә төшерәбез ут телләре берәүне дә аямый. Янгын куркынычсызлыгының гади генә кагыйдәләрен үтәү үзегезнең мал-мөлкәтегезне һәм иң әһәмиятлесе — кешеләр гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк!

Янгын чыкса кичекмәстән 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев