Авыллар-байлыгыбыз рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш районы Әнәк авылындагы Шәрип Шәймиев музеена рәхим итегез!
Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары экскурсияләргә йөрергә иң кулай чор.
-
Актаныш туристларын «Бабайда кунакта» паркы белән танышырга чакырабыз
Бусагада укучыларның җәйге каникуллары, эштәгеләрнең исә отпускалары якынлаша. Актаныш районына кайткан кунакларны, туристларны иң элек районыбыз чигендә урнашкан Әнәк авылындагы «Бабайда кунакта» паркына чакырабыз. Биредә өлкәннәргә дә, балаларга да ял итәргә буш вакытларын күңелле үткәрергә мөмкинлекләр тудырылган.
-
Бәйрәм алдыннан Кыркаентүбә, Иске Балтач, Яңа Балтач халкы Бөек Җиңү обелисклары бакчасын чистартты
Җиңү көне бәйрәме алдыннан узган ел КырКаентүбә, Иске Балтач, Яңа Балтач авылларында үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга куелган обелисклар янында зур өмәләр бара.
-
Без тарихта эзлебез: Ике Теләкәй очрашты
25 апрель көнне Актаныш районы Теләкәй авылы мәдәният йортында “Без тарихта эзлебез...” исемле кичә узды
-
Яңа Богады халкы авыл зиратын чистарту өмәсенә чыкты
Язгы кояшлы көннәрнең берсен дә әрәмгә үткәрми райондашларыбыз. Бүген Яңа Богадыда зират өмәсе.
-
Иске Сәфәр авыл мәдәният йортында иганәчеләр ярдәме белән ифтар мәҗлесе узды
Һәр жирлектә авыл тормышында, мәдәнияттә, ә инде бу соңгы ике елда махсус хәрби хәрәкәттә катнашкан егетләребезгә ярдәм итеп торучы абый- апаларыбыз,егет- кызларыбыз бар.
-
Такталачык авылының «Альтаир» кафесы авылдашлары өчен ифтар мәҗлесе уздырды
Такталачык авылының «Альтаир» кафесында авылдашларыбыз өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде, дип хәбәр итә безгә авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров.
-
Мари Суыксуы авылы халкы Уярня бәйрәмендә кышны озатып язны каршы алды
«Безнең Уярня бәйрәме русларның «Масленица- Май чабу» бәйрәме кебек бәйрәме инде ул. Бу бәйрәмдә чана шуабыз, төрле уеннар уйныйбыз, саф һавада коймаклар пешерәбез. Җигүле атка карачкы утыртып авылның бөтен урамнарыннан начарлыкларны җыйдыртабыз. Аннан шул карачкының алъяпкыч кесәсенә теләкләр салабыз да, яндырабыз. Шулай итеп язны каршы алабыз», дип кыскача гына Уярня бәйрәме турында таныштырды авылның иң өлкән яшьтәге апаларының берсе Ульяна Михайлова.
-
Авыл җирлекләренең хисап җыеннарын төгәлләп: Актаныш авыл җирлегендә ниләр бар?
Бүген районыбызның авыл җирлекләрендәге хисап җыеннарына нокта куеп, Актаныш авыл җирлегендә 2023 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды.
-
Әскәровлар гаиләсенең Яңа ел бизәлеше эшләре өчен тагын бер кат тавыш бирик!
Иске Кормаш авылында яшәүче Данияр һәм Тәрҗимә Әскәровлар ясаган кар сыннары коллекциясе иң яхшы Яңа ел бизәлешенә игълан ителгән республика конкурсының финалына үтте.
-
Актанышбаштагы җыенда: Төлке кергәч, кош-корт асрый алмыйбыз
Бүген Актанышбаш авыл җирлегендә халык җыены узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов берничә авылны берләштергән җирлек халкы белән бергә авыл башлыгының хисабын тыңлады.
-
Кировтагы хисап җыеныннан: Почта ябылгач, аның никадәр кирәклеген аңладык!
Киров авыл җирлегендә яшәүчеләр халык җыенына район вәкиле булып килгән башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясовка күңелләрендә булган барлык зарны «түктеләр». Иң йөрәккә тигәне- газета-журналлар өләшә, квитанцияләр тарата торган почтальоннарның эштән китүе.
-
Халык җыеннарында: Күҗәкәлеләр авыл җирлеге башлыгының хисабын тыңлады
19 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр районыбызның авыл җирлекләрендә халык җыеннары уза.
-
Халык җыеннарында: Иске Сәфәр җирлеге башлыгы авылдашлары каршында хисап тотты
Авыл җирлекләрендә хисап җыеннары башланып китте. Кичә, 17 гыйнварда Югары Яхшый җирлегендә, бүген 18 гыйнварда Иске Сәфәрдә авыл халкы җирлек башлыгының хисабын тыңлады. җыеннарда район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты.
-
Әкият иле -үзебездә!
Әнәк авылында яшәүче Әлфия апа белән Фәндүс Мостафиннар гаиләсе яшәгән йорт алды һәрвакыт үзенең зәвыкле, матур, чиста-пөхтә булуы белән аерылып тора.