Теләкәй авылында дүрт күренекле шәхескә Хәтер такталары ачылды
Теләкәй авылында Авыл көне быел аеруча истәлекле вакыйга белән үрелеп барды. Яңгырлы һава торышына карамастан, бәйрәмгә авыл халкы, кунаклар һәм якташлар күпләп җыелды. Чара кысаларында авылның һәм районның үсешенә зур өлеш керткән дүрт күренекле шәхес истәлегенә Хәтер такталары ачылды.
Авыл көне чарасы Теләкәй авылында туып-үскән, үз хезмәтләре белән район тарихында тирән эз калдырган шәхесләрне искә алу белән башланды.
Хәтер такталары легендар журналист һәм фотограф Әмирҗанов Миркасыйм Әмирҗан улы, шагыйрә, күп кенә популяр җырлар сүзләре авторы Мөхәммәтдинова Тәгъзимә Мөхәммәтдин кызы,
озак еллар җитәкче булып хезмәт куйган Якупов Васик Якуп улы
һәм Ленин ордены кавалеры, XXIV съезд делегаты, авыл җирлеге җитәкчесе булып күп еллар эшләгән Ямалов Альберт Мирзанур улы истәлегенә куелды.
Теләкәй авыл җирлеге башлыгы Илус Талипович Гайнетдинов бәйрәмне оештыруга һәм үткәрүгә зур ярдәм күрсәткән «Таң» хуҗалыгы җитәкчесе Рәфис Фәрих улына, «Нур» хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Әсрар улына, социаль һәм агарту эшләре бүлеге җитәкчесе Наилә Флорид кызына, шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Инсаф Хәбибуллинга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантанада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Сәетгалиевич катнашты.
Бәйрәмгә Иске Кормаш авылыннан, Башкортстан Республикасының Илеш районыннан, Минзәлә районының Гөлек авылыннан килгән кунаклар да кушылды. Шулай ук Хәтер такталары ачылган шәхесләрнең балалары, туганнары, хезмәттәшләре һәм аларны хөрмәт иткән авылдашлары тантананың кадерле кунаклары булды.
Чыгыш ясаучылар әлеге шәхесләрнең һәркайсының хезмәте, тормыш юлы һәм туган авылга, районга керткән өлеше турында җылы хатирәләр белән уртаклашты. Аларның эшчәнлеге яшь буын өчен үрнәк булып калачагы билгеләп үтелде.
Авыл көне бәйрәме Теләкәй халкы өчен очрашуларга, истәлекләргә һәм горурлык хисләренә бай зур вакыйгага әверелде. Хәтер такталары исә киләчәк буыннарга туган җиренә тугры хезмәт иткән шәхесләр турында искәртеп торачак.
Бәйрәмнең концерт программасы да күңелләргә хуш килде. Тамашачылар өчен популяр җырчы Вадим Захаров чыгыш ясады. Аның башкаруындагы яраткан җырлар бәйрәмгә күтәренке рух өстәде, авыл халкы һәм кунаклар артистны көчле алкышларга күмде. Авыл көне җылы аралашу, күңелле очрашулар һәм матур хатирәләр белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев