Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Авыл көнендә «Җияшем - Караталым» китабын тәкъдим иттеләр

Узган ялларда, туган авылым Яңа Җияш - Караталда Авыл көне, авылыбыз турындагы «Җияшем - Караталым» китабын авылдашларга тәкъдим итү бәйрәме узды.

Чараны бик тә мавыктыргыч, үзенчәлекле сценарий белән төзегәннәр авылдашларым.
Гармун тартып, урам әйләнү белән башлап җибәрделәр. Капка төпләреннән төркемгә кушылып, җыр-биюләр белән, кабаттан авылыбыз клубы алдына урап кайттылар.
Алып баручылар Ләйсән апа Әминова, Алсу Вәлиева чараны бик тә зәвыкле итеп алып бардылар.

Иң беренче булып авылдашларны, китап бастыру эшендә һәрчак хәлләрне белешеп, үзенең төрле ярдәмнәрен күрсәтеп торучы Богады авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова котлады.

Район җитәкчелеге исеменнән, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Рәфит улы Вахитов, үз котлавында китапны укып, карап чыгуын җиткереп: "Бу искиткеч тарихи китап булган, молодцы, рәхмәт Сезгә, булдыргансыз!" - дип сүзләрен йомгаклады.

Авылыбыз китабы авторлары Рузил абый Исламов, Ләйсән апа Әминовалар, китапны бастыруда зур көч куйган редколлегия составын алга чыгарып, бүләкләрөләштеләр.
Алар Рафаил абый Зәйнуллин, Фаяз абый Әминов, Нәфисә апа Галиева, Нәсим Заһертдинов, Эльмира Мирзаханова, Рәзинә Мөнирова, Ләйлә Исламова, Әнисә Исламовалар.

Аеруча китапка авыл тарихын кертүдә зур өлеш керткән, китап бастыруны башлап йөргән, авылыбыз аксакалы, берничә ай элек кенә бакыйлыкка күчкән Марсил ага Харисовның якты истәлеген барлап уздылар.

Шулай ук китапка бик күп тарихи язмалар, фото- материаллар туплаган, электән Богады җирлеге башлыгы булып хезмәт куйган Рафаил абый Зәйнуллинның да хезмәтен зурдан бәяләделәр.

Якыннары, әби-бабалары, әти-әниләре, туганнары турында язмаларны тапшырган барлык авылдашларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Китапны бастыруга спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләр аталып узды: алар Ринат Рәфыйк улы Сәхабетдинов, Илгиз Рузил улы Исламов, Ләйлә Әмирхан кызы Сәхәбиева, зур күләмдә финанс ярдәме күрсәтүчеләр- Радик Садертдинов, Гөлфия Билалова, Мулланур Гыйльмуллин, Гүзәл Гарәпшина, Римма Әдиәтуллина,  Кадрия Гобәйдуллина Тухбатуллиннар, Миләүшә Кашапова, Люция Гыймадиева, Гөлшат Хәертдинова,  Заһертдинов Нәсим, Исламов Раеф, Исхаков Хәмит, Сәмигуллина Алинә, Әминов Нияз, Әминов Илназ, Харисов Илнар, Әминова Ләйсән, Мөниров Рамил, Харисов Арсен, Муллаянова Кадрия, Ибраһимова Лилия, Үтәгәнова Рәфидә, Исхаков Илхас, Шакиров Әбугали.

Әлбәттә, китапны бастыруга әзерләү эшләре, калыпка салу, китап авторлары Рузил абый Исламовка, Ләйсән апа Әминоваларга, аларның гаиләләренә, хәләл җефетләренә, улларына төште. Авылыбыз киленнәре- татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ләйсән апа Әминованың, Әнисә апа Исламованың бу өлкәдә зур остаз булулары, китапка кергән һәр язманы вакытында әдәби телгә әйләндерүдә зур булышлык итте. Фаяз абый Әминов ерак авылларда яшәүче авылдашларыбызны барлап, алардан бик күп тарихи мәгълүматлар туплаган иде. Ә бу ике семьяның да уллары, зур финанс ярдәме генә күрсәтү түгел, кирәк саен китап бастыруда Казан-Актаныш арасында бәйләнешне өзмәделәр, шәхси автомашиналары белән һәрдаим тәэмин итеп тордылар.

Чара, авылдашларыбыз, авылыбыз оныклары тарафыннан тупланган, зур концерт белән дәвам итте. Авылдашлар алдында Казаннан кайткан Гөлия Заһертдинова, Алинә Вәлиева, Чаллы каласыннан кайткан Нияз, Илүзә, Илназ Әминовлар, Актаныштан Робсон абый Мусин, Кадрия (Галимова) Муллаянова, Камил Ямилов, Кадермәттән Алмазия апаларның моңлы җырлары, авылдашларыбыз Илшат Әхмәтов, Алабуга шәһәреннән кайткан сәнгать хезмәткәре Илбар Сәмигуллин, Актаныштан Мәхәсим абый Миркасыймовлар үзләренең тальян, гармун, баяннарын тартып, курайларда уйнап тамашачыларның күңелләрен күрделәр.

Ераклардан кайткан авылдашлар, авылыбыз оныклары мәйданга чыгып рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, яшь чакларын искә төшереп, авылдашлары белән булган хатирәләрне яңарттылар.

Бик күңелле узды авылыбыз көне - китабыбыз бәйрәме. Бүгенге көндә, без авылдашларның, Яңа Җияш - Караталларның шундый сәнгатькә тартылулары, язу-белемгә омтылулары, бары тик безнең кечкенә чактан юл күрсәткән остазларыбыз Мирза ага Мусинга, Кәнҗимә апа Садертдиновага, мәдәният хезмәткәребез, китапханәче апабыз Гөлсем апа Сәмигуллинага бик тә рәхмәтлебез!

Бүгенге көндә авылыбызның һәр чарасын оештыручы, авыл халкы белән фикерләшеп, киңәшеп алып баручы Эльмира Мирзаханованың хезмәтен бик зурдан бәялибез.

Әйе, соңгы елларда бик зур күмәк эшләр башкарылды авылыбызда. Бергәләп яугирләргә һәйкәл бастырылды, аннары мәчет ачылды, менә тарих булып калучы авылыбыз китабы дөнья күрде.

Һәрдаим авылыбыз зиратында, имам-хатыйб Дәниф ага Заһертдинов тәртипләп өмәләрен уздырып, авылдашлар ярдәме белән койма-сарайларын төзетеп, алыштырып тора.

Рәхмәт Сезгә авылдашлар! Шулай бергә, бердәм булганда, әллә нинди авыр тоелган хезмәтләрне дә җиңеп була!

Район яңалыклары өчен Нәсим Заһертдинов.

Каратал - Актаныш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев