Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Күңелле һәм файдалы җәй!

Җәйге каникуллар — балаларның ял итү, көч туплау һәм яңа тәэсирләр вакыты. Яңа Җияш авылында бу көннәр аеруча күңелле, җанлы һәм файдалы үтә.

Җәй дәвамында мәдәният хезмәткәре Эльмира Мирзаханова җитәкчелегендә балалар өчен күптөрле чаралар оештырыла. Иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе — Балалар Сабан туе булды. Яңа Җияш авылында балалар Сабан туеМалайлар һәм кызлар милли уеннарда актив катнаштылар, җитезлекләрен күрсәттеләр һәм күтәренке кәеф алдылар. Моннан тыш, яшьләребез өчен дәртле дискотекалар узып тора.

Яңа Җияш авылында балалар Сабан туеТабигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтү максатыннан, балалар белән табигать кочагына экскурсияләр оештырылды. Саф һавада үткәрелгән бу мизгелләр барысының да күңеленә хуш килде.

Яңа Җияш авылында балалар Сабан туеТарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнү дә игътибардан читтә калмады. Авылыбызның өлкәннәре һәм балалар бергәләп Әнәк авылына юл тотты. Анда Шәрип Шәймиев музей-йортында булып, тарихыбызны өйрәнеп кайттылар, шулай ук «Бабайда кунакта» ял паркында ял иттеләр.

Яңа Җияш авылында балалар Сабан туеБу чаралар балаларга матур истәлекләр, яңа белемнәр һәм дуслык хисләре бүләк итте. Яңа Җияш авылында җәйге яллар актив һәм эчтәлекле дәвам итә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев