Минтимер Шәймиевнең туган авылында беренче тапкыр «Авыл батыры» спорт марафоны үтте
Бүген бар дөньяга танылган татар авылы- Әнәк авылында — беренче Президентыбыз, хөрмәтле якташыбыз Минтимер Шәймиевнең туган җирендәге «Бабайда кунакта» ял паркында олы тантана булды. Биредә халыкны берләштерүче «Агро батыр — Авыл батыры» спорт марафоны узды. Искиткеч матур, зәвыкле һәм заманча паркта оештырылган бу чара халкыбыз өчен чын бәйрәмгә әйләнде.
Ярышларны «Аманат» хәйрия фонды оештырды. Бәйгенең төп асылы — спортны авыл хезмәте белән дуслаштыру һәм ярышларны команда форматында үткәрү. Катнашучыларны һәм спортчыларга җан атарга килгән кунакларны мәртәбәле җитәкчеләр сәламләде.
«Сетевая компания» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, авыл өчен җан атып яшәүче кадерле якташыбыз Илшат Фәрдиев бәйрәмдә катнашып, халкыбызны сәламләп, зур уңышлар теләде.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов үз чыгышында «Агро батыр — Авыл батыры» спорт марафонының әһәмиятен ассызыклады:
„Авыл батыры“ ярышларының беренче тапкыр бездә үтүе — олы горурлык. Чөнки бу чара беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган авылында уза. Ул — күренекле дәүләт эшлеклесе генә түгел, туган җире өчен җан атып торучы якташыбыз. Бүгенгәчә ул Татарстан халкы, республика өчен хезмәт куя.
Чын күңелдән бүгенге ярышларны оештырган өчен Илшат Шәеховичка бик зур рәхмәт! Бу бәйрәм гүзәл бер традициягә нигез булсын, елдан-ел халыкны күбрәк җыйсын. Бүгенге ярышта алган энергиягез сезне гомерегез буена озатып барсын! Сезгә тыныч тормыш, гаилә иминлеге һәм иминлек телим!
Шәүкәт Фәрдиев: «Аманат — ул хәтерне һәм традицияләрне саклау»
«Аманат» фондын гамәлгә куючы, ата-бабалар нигезен һәм кече Ватанын яратып яшәүче яшь якташыбыз Шәүкәт Фәрдиев та бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп, уңышлар теләде:
Әнәк авылында татар халкының бөек улы Минтимер Шәймиев туып-үскән. Бу спорт бәйрәмен биредә үткәрү — безнең өчен зур дәрәҗә. Кайчандыр биредә бушлык иде, ә бүген аның хөрмәтенә гүзәл парк булдырылды. Аның „Кайда тугансың — шунда эшкә ярыйсың“ һәм „Без булдырабыз!“ дигән сүзләре күпләр өчен тормыш кыйбласы булды».
„Аманат“ сүзе үзе үк киләсе буыннарга иң кадерле кыйммәтләрне: традицияләрне, хәтерне, җиргә һәм әти-әниләребезгә, бабаларыбызга хөрмәтне саклап тапшыруны аңлата».
Шәүкәт Илшат улы шулай ук якташларыбыз Азат Хаковка («31» фитнес-клубы җитәкчесе), Мәхмүт Фәттаховка, Зөлфия һәм Венера ханымнарга чараны оештыруга керткән зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Кукмара районы Вахитов хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов та бәйрәм ачылышының зур кунагы булды, марафонда катнашучыларның барысына да ныклык, көч, җитезлек һәм гадел көрәш теләде.
Чараның тантаналы ачылышында мәртәбәле җитәкчеләр Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Спортны үстерүгә һәм әлеге олы тамашаны оештыруга керткән бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен «31» фитнес-клубы җитәкчесе һәм тренеры Азат Хаков һәм Ю. Шинко бик зур алкышлар астында әлеге югары бүләккә лаек булдылар.
Җитәкчелек фидакарь спортчыларга һәм оештыручыларга халкыбыз исеменнән тирән рәхмәтен җиткерде.
«Аманат» хәйрия фонды алга таба да яшьләрне, спортны, ветераннарны һәм якташларыбызның барлык изге башлангычларын хуплаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев