Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Карт авылында хәрби операциядән кайткан Илнар Арсланов белән очраштылар

Районыбыздан махсус хәрби операциядән шушы көннәрдә тагын биш егетебезнең кыска вакытлы ялга кайтуы көтелә.

Һәр авыл җирлеге үзенең батырларын якты йөз һәм хөрмәт белән каршы ала. Кечкенә генә Карт авылы халкы үзенең яшь батыры Илнар Арслановка олы игътибар күрсәтте. Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина Карт клубында олысы-кечесе катнашында Илнар белән очрашу үтүен хәбәр итте. 

-Бергәләп өстәл әзерләп уеннар, җырлар белән үрелеп барган очрашу бик җылы аралашу чарасы булды.  Авылның олы апалары да, кечкенә балалар да солдат абыйларын чын күңелдән яратып хөрмәтләделәр. Илнарыбыз авылдашларына бик рәхмәтле калды, ди Гүзәлия Хамматуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев