2025 елда Актанышта яшәүче 2001 елгы ир-егет микрозайм рәсмиләштерә. Әмма алынган акчаны кайтарудан һәм җаваплылыктан качу максатыннан, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, аның исеменнән кредит рәсмиләштерелгән, «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) аккаунтына ватып кергәннәр дип ялган гариза яза.
Тикшерү барышында исә микрозаймны әлеге гражданинның үзе рәсмиләштергәне ачыклана.
Әлеге факт буенча аңа Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 1нче өлеше (мошенниклык) һәм 306нчы маддәсе 1нче өлеше (җинаять кылынуы турында белә торып ялган хәбәр итү) буенча гаеп белдерелгән.
Игътибар: әлеге мәгълүмат башлангыч характерда. Җинаять эше буенча соңгы хокукый бәя суд тарафыннан биреләчәк.
Нет комментариев