Абыем бик яхшы кеше иде
Кеше китә, җыры кала

Абыем бик яхшы кеше иде

Яңа Әлем авылында туып, үзенең тормышын хезмәткә багышлаган кадерле абыемның арабыздан китүенә күңел ышанмый.

Юксыну

Нурия НӘГЫЙМОВА

Абыем Марат Әбүгали улын мәңгелеккә югалтуны бик авыр кичерәм. Иртәрәк китте бу якты дөньядан — аңа нибары 66 яшь иде.

Балачактан ук белемгә һәм хезмәткә омтылыш

Абыем бик яхшы кеше идеМарат абыем Актаныш урта мәктәбендә белем алган елларында ук үзен сәләтле, белемгә омтылучан укучы итеп күрсәтте. Мәктәптә уку белән беррәттән, читтән торып Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Бөтенсоюз математика мәктәбендә, КХТИ каршындагы республика яшь химиклар мәктәбендә укыды. Район һәм республика бәйгеләрендә җиңүләр яулады.

Әтиебез Әбүгали Нәгыйм улы югары җаваплы эштә хезмәт куйганлыктан, гаиләдәге балалар хуҗалыктагы күп кенә авыр эшләрне үзләре башкарып үстеләр. Әниебез Миңнегөл Фәхерлегаян кызы белән икесе дә безгә дөрес тәрбия биреп, хезмәтне яратырга өйрәттеләр.

Гаиләдәге дүрт ир бала җәйге каникулларда Камчауда колхоз малларын карап, көтү көтәләр иде. Марат абый, моның өстенә, урак вакытында комбайнда ярдәмче булып та эшләде. Авыр хезмәтнең берсе дә аны куркытмады. Үземне дә төрле эшләргә өйрәтүче, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы абыем булды.

1977 елда ул Яңа Әлем урта мәктәбен, ә 1982 елда Казан дәүләт университетын тәмамлады. Уку елларында да хезмәттән читләшмәде. Районда барган төзелеш эшләрендә эшләп, үзе өчен дә, гаиләбезгә ярдәм итү өчен дә акча тапты.

Фән юлын сайлаган еллар

Казан дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетында укыганда Марат абый фәнни эшчәнлек белән җитди кызыксына башлады.

Университетны тәмамлагач, 1982 елда аны Тверь шәһәренә, СССР Оборона министрлыгының 2 нче Үзәк фәнни-тикшеренү институтына эшкә кабул итәләр. Биредә 1995 елга кадәр хезмәт куя. Инженер булып башлаган хезмәт юлын өлкән фәнни хезмәткәр дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп, полковник чинында дәвам итә.

Хәрби-техник фәннәр өлкәсендәге актуаль проблемаларны хәл итүгә үзеннән зур өлеш кертте. Фәнни эзләнүләр белән беррәттән, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Тверь төбәк татар-башкорт милли-мәдәни автономиясен оештыручыларның берсе булды, III Бөтенроссия татар конгрессында делегат булып катнашты.

Юридик белем һәм фәнни эзләнүләр

Тверь өлкәсендә эшләгән елларында Марат абый үз белемен тагын да камилләштерүгә омтылды. Россия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институты каршындагы Академик хокук институтында югары юридик белем алды. Рязань шәһәрендә диссертация яклап, фәнни дәрәҗәгә иреште.

Бу аның белемгә туктаусыз омтылуын, бер өлкә белән генә чикләнмичә, яңа юнәлешләрне үзләштерергә әзер булуын күрсәтә.

Казанга кайту һәм педагогик хезмәт

2004 елда Казанга күчеп кайткач, Марат Әбүгали улын Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Владимир юридик институтының Казан филиалында юридик фәннәр кафедрасы җитәкчесе итеп билгелиләр. Шунда ук проректор вазифасын да башкарды.

Марат абый педагогик һәм фәнни эшчәнлеген бергә алып барды. Үзенең белемнәрен яшь белгечләргә җиткерергә, аларга һөнәри юлларын табарга ярдәм итәргә тырышты.

2006 елда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Хокук һәм идарә академиясендә доцент фәнни дәрәҗәсенә лаек булды.

Фәнгә багышланган гомер

Марат Әбүгали улы чын мәгънәсендә фән кешесе иде. Аның 70тән артык фәнни хезмәте дөнья күрде. Ул шулай ук дүрт монография һәм дәреслек авторы булды.

Хезмәте һәм фәнни эшчәнлеге дәүләт тарафыннан да югары бәяләнде. 2012 елда ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2014 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасында адвокат булып эшләде. Соңгы елларда үзенең шәхси адвокатлык эшчәнлеген булдырды.

Төрле өлкәләрдә эшләү тәҗрибәсе, тирән белеме, фәнни эзләнүләре һәм юридик практикасы Марат Әбүгали улын үз һөнәренең чын белгече итеп танытты.

Гаиләсе өчен кадерле кеше

Марат абый тормышта зур уңышларга ирешү белән бергә, гаиләсе өчен дә үрнәк кеше булды. Тормыш иптәше — Иске Байсар авылы кызы, социология фәннәре докторы, профессор Айсылу Мирзариф кызы белән ике ул тәрбияләп үстерделәр.

Уллары Рамил һәм Рөстәм — икесе дә гаиләлеләр. Әтиләре юлын дәвам итеп, юридик белем алдылар, икешәр югары белем үзләштерделәр. Кече уллары Рөстәм бүгенге көндә әтисенең эшен дәвам итә.

Аның хезмәт сөючәнлеге, белемгә омтылышы, кешеләргә мөнәсәбәте һәм тормыш принциплары балаларына да күчкән.

Якыннары күңелендә мәңге сакланыр

Марат абыемның иртә китүе безнең өчен зур югалту булды. 66 яшь — кешенең тормыш тәҗрибәсе тупланып, әле бик күп эшләр башкарырлык чагы. Аның якты истәлеге, кылган гамәлләре, хезмәте һәм фәнни мирасы якыннары, хезмәттәшләре һәм укучылары күңелендә озак сакланыр.

Абыемның рухы шат, урыны җәннәт түрендә булсын. Раббым, үз рәхмәтеңнән ташламасын.

Бу язмам Марат Әбүгали улының рухына дога булып барсын.

Әмин.


Нет комментариев