Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Алтынчәч»тә - көзге ярминкә!

«Алтынчәч» балалар бакчасында бүген көзге ярминкә узды.

Көз ул- шатлык,
Көз ул- байлык,
Көз ул- уңыш бәйрәме.
"Алтынчәч" балалар бакчасында шаулап- гөрләп Көзге ярминкә булып узды. Гаилә елы уңаеннан оештырылган әлеге чарада балалар гына түгел, әти-әниләр, дәү әниләр дә бик теләп катнашты. Ярминкә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  башкаруындагы  “Яшелчәләр флешмобы” белән башланып китте. Төркемнәрдән әти-әниләр,  Көз кызы белән берлектә,       табигать дуслары- Кояш, Җил, Янгыр, Карачкы персонажлары рольләрендә килгәннәр иде. Ярминкэ уеннар, жырлар белән үрелеп барды.  "Шалкан" әкиятендә мәктәпкә әзерлек төркеменнән, Гайнуллина Азалия, Хисамов Ильяснын әнилэре hәм кечкенә әкият геройларыбыз да рольләрне оста итеп башкардылар. Ярминкәнең төп бизәге – мул өстәлләр уңыш күплегеннән сыгылып торды. Яшелчә, җиләк- җимеш белән беррәттән әниләребез үз куллары белән пешереп камыр ризыклары да алып килгән иде. Һәр төркем дә үз өстәле, аны бизәве өчен  истәлекле грамота, мактаулы исемнәргә лаек булды. Һәркемнең  күңелендә  Ярминкә үзенең купшылыгы, муллыгы белән истә  калды, әти-әни, бала һәм бакча арасындагы җепләрнең никадәр ныклы икәнен күрсәтте, -дип яза "Алтынчәч" балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Айгөл Нуриәхмәтова һәм ул бүгенге көзге ярминкәдән фоторепортаж юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев