9 октябрьдә «Батыр» спорт комплексында Әтиләр көненә багышланган муниципаль ярышлар узды.
Ярышларда әти һәм 7–12 яшьлек улдан торган командалар катнашты. Катнашучылар турникта тартылу, кул белән идәннән этелү, баскетбол тубын кәрзингә ыргыту, озынлыкка сикерү, дартс һәм төрле эстафеталарда көч сынашты. Командалар җитезлек, төгәллек һәм физик әзерлекләрен күрсәтте.
Нет комментариев