Денис Ахияров Пермь ипподромында җиңү яулады
Спорт хәбәрләре

Денис Ахияров Пермь ипподромында җиңү яулады

Якташыбыз ике яшьлек колыннар ярышында беренче урынны алды.

Якташыбыз Денис Ахияров Пермь ипподромында узган ике яшьлек колыннар өчен приз узышында уңышлы чыгыш ясады. Ул үзенең Лафа Син кушаматлы аты белән финишка беренче булып килде.

Денис Ахияровны һәм Лафа Синны әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да зур җиңүләр һәм уңышлы чыгышлар телибез!


Нет комментариев