Актаныш үзәкләштерелгән  китапханәсе 2021 елда 10 млн сумлык грант отты
Газета рубрикалары

Актаныш үзәкләштерелгән  китапханәсе 2021 елда 10 млн сумлык грант отты

  Әлеге шатлыклы хәбәрне алар Цифрлаштыру елы уңаеннан үзләренә зур бүләк буларак кабул иттеләр. 

– 10 млн сум акчаны китапханәне җиһазландыруга, цифрлаштыруга тотарга уйлыйбыз. Күп кенә җиһазларны алырга өлгердек инде. Әле эшләребез күп. Модельле китапханәне октябрь башына өлгертергә дип ышанабыз, – ди китапханә җитәкчесе Гөлназ Әхмәдишина. 


Китапханәгә яңа компьютерлар, төсле принтерлар, балалар китапханәсенә интерактив өстәл, интерактив идән, тавыш көчәйтү аппаратурасы кайтартылган. 2 млн сумына яңа китаплар алынган. Алар татар һәм рус телләрендә, балалар һәм зурлар өчен.
Бинага өлешчә ремонт ясала, тәрәзәләргә жалюзи эленәчәк. Китапханәгә мебель кайтачак. Ул – укучылар өчен җайлы урындыклар, компьютер өстәлләре һәм иң күбесе – китап киштәләре. Бөтен фонд шушы яңа стеллажларга урнаштырылачак.


Нет комментариев