Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Антуриум ир—атларга бәхет китерә

Антуриум булган йортта яшәүчеләрнең көче арта, энергия өстәлә. Кешеләр депрессиягә бирелми.



Бакчачы Татьяна Шагиева киңәше

– Элегрәк бу бүлмә гөле миндә бик начар үсте. Соңрак мин аның ир-атларга бәхет китерә торган гөл булуын белдем дә, ир-атлар йоклый торган бүлмәгә күчереп куйдым. Шуннан соң ул шаулап үсеп китте! Антуриумны тәрбияләгәндә әллә ни таләп ителми. Суны аңа мул итеп сибәргә, әмма шул ук вакытта бу гөлгә артык дым да ярамый.

Гөл туфрагының өске каты тулысынча кипкәч кенә яңадан су сибәргә мөмкин. Бүлмәдәге температура түбәнрәк булган саен, су сибүне сирәгәйтергә кирәк. Антуриум дымлы һаваны үз итә. Шуңа гөл астына керамзитлы гөл төбе (поддон с керамзитом), аңа су тутырып куярга киңәш ителә. Шул рәвешле бүлмәдәге һава табигый юл белән дымлана, сафлана.

Шуңа күрә дә бу гөлне ир-атларга бүләк итеп тә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев