Актаныш

Актаныш районы

16+
Ә сез беләсезме?

Язның иң матур бәйрәме кем исеме белән бәйле?

Якты, җылы тәэсирләр калдырып, язның беренче бәйрәме-8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне атнасы да узып бара. Бүген яз һәм гүзәллек бәйрәме дип кабул ителгән бу көннең тарихы җитди сәяси сәбәпләргә барып тоташа.

Ул XX гасыр башында хатын-кызларның җәмгыятьтә тигез хокуклары өчен көрәшеннән башланып китә. Американың бер төркем хатын-кызлары, Чикаго урамнарына чыгып, сәяси хокукларының тигезләнүен, үзләренә карата хөрмәт таләп итәләр. Җиде елдан соң бу таләпләр дәүләт күләмендә кабатлана. Шуннан соң АКШта хатын-кызлар көне игълан ителә.

Бүгенге Халыкара хатын-кызлар көне, нигездә, Германия коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул 1910 елда Копенгагенда узган Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен булдырырга тәкъдим итә. Бу көнне хатын-кызлар үз проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү өчен митинглар уздыруны традициягә кертә. Беренче булып Халыкара хатын-кызлар көнен 1911 елның 19 мартында Германия, Австрия, Дания һәм Швейцариядә билгелиләр.

1913 елның 2 мартында Россия хатын-кызлары да үз хокукларын яклап митингларга чыга.

1966 елдан башлап илдә 8 март − Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Советлар Союзы таркалса да, бәйрәм үз урынында калды һәм 2001 елның 30 декабрендә кабул ителгән Хезмәт кодексына ярашлы, эшләми торган көн булып исәпләнә.

Бу көнне гүзәл затларыбыз йорт мәшәкатьләреннән ял итә. Югыйсә, хатын-кызның өйдәге эше тавык чүпләсә дә бетә торган түгел, өстәвенә, күбесе күзгә дә күренми әле ул. Ә бит бүген хатын-кызларның күбесе хөкүмәт эшендә дә эшли, дөнья йөген ир-атлар белән бертигез тарта. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки статистика саннарына күз салсак, көчле затларга караганда гүзәлләр күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев