«Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова республика конкурсларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында бүләкләнде
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында социаль тематикадагы алты журналист конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр, узып баручы 2024 елга йомгак ясадылар. «Актаныш- информ» журналисты Ләйсән Газизова “Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту конкурсы”ның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иң яхшы язма» номинациясендә II урынга лаек булды.
"Актаныш- информ" журналисты Ләйсән Газизованы мактаулы уңышлары белән республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева котлап диплом белән чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Зилә Рәхимҗановна кулыма диплом тапшырганда "Актанышлар һәрвакыт беренче һәм алар һәрвакыт нәрсәгә тотынса да искиткеч итеп булдыра! Хезмәтегезгә рәхмәт!", диде.
Бу сүзләр районыбызның барлык хезмәт ияләренә карата зур хөрмәт турында сөйли,- ди бәйрәмнән җылы тәэсирләр белән кайткан Ләйсән Глүс кызы.
Айдар Сәлимгәрәев җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп:
Конкурслар-журналистларның эшен бәяләүнең яхшы формасы. Катнашыгыз, җиңегез! Сез мөһим темаларны җентекләп яктыртуыгыз белән республикага файда китерәсез, - диде.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да журналистлар җитәкчесенең фикерләрен куәтләде:
Социаль коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген яктырту кебек авыр теманы сайлаган журналистларга рәхмәт белдерәсем килә. Хезмәт хакы алмыйча кешеләргә ярдәм итүче фидакарь кешеләр турында язасыз. Әлеге изге күңелле шәхесләр авыр тормыш ситуацияләрендә калган кешеләргә ярдәм итә, өстәмә белем, тәрбия бирү буенча искиткеч проектлар оештыра. Бары сезнең язмалар аша аларның эшчәнлеге турында тулы күзаллыйбыз, уңышлары, проблемалары хакында беләбез, Аларның үрнәге республикада алып барылган иҗтимагый тормышны ачык күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев