Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Якташыбыз яза: Туган яктан илһам алып

6 июль көнне Актаныш районы Күҗәкә авылында Наилә Вәлиева-Хәкимованың иҗатына багышланган «Туган яктан илһам алып» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Җыр-моң белән үрелеп барган кичәдә Наилә Вәлиеваның «Кош язмышы» китабында басылып чыккан шигырьләре яңгырады. «Мәйдан» журналының июнь санында басылган «Минсылу» бәяне халыкка тәкъдим ителде. Тирән эчтәлекле, уйландыра торган бәяннән өзекләрне авыл үзешчәннәре сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Китапханәче Ләйсән Акмалова әзерләгән видеоязмалар бәйрәм бизәге булды. Авылдашлар тарафыннан иҗаты яратып кабул ителгән каләм иясенең бәйрәме авыл бәйрәменә әйләнде. 

Әдәби чарага мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Г. Исхакый, А. Алиш исемендәге әдәби бүләкләр иясе Факил Сафин һәм язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Ситдыйкова Наиләнең иҗатына бәя бирделәр һәм аңа уңышлар теләп, киләчәктә дә яңа әсәрләре белән сөендерер дигән ышаныч белдерделәр. 

Наилә Вәлиева-Хәкимова үз чиратында, әсәрләрен киң катлам укучыларга тәкъдим иткән «Мәйдан» журналы коллективына, иҗатын хөрмәт итеп бәйрәмгә килгән Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучыларына рәхмәтен җиткерде. 

Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Назиф улы Мусин Наилә Тәвәнгир кызына үзенең изге теләкләрен әйтеп, иҗат бәйрәме белән котлады, уңышлар теләде. Авылның өлкән апалары, мәктәптә белем биргән укытучыларның чыгышлары, авылның сәнгать осталары башкарган җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Күҗәкә халкы эшли дә, ял да итә, үзенең сәләтле балаларын зурлый һәм канатландыра да белә.

Бәйрәмне оештырып алып барган китапханәчебез Ләйсән Акмаловага, мәдәният хезмәткәрләренә, аш-су осталарына, авылыбызны яшәтер өчен көч куйган һәркемгә зур рәхмәт Киләчәктә дә дөнья тыныч, илебез имин булсын. Күңелле очрашулар, әдәби-мәдәни чараларыбыз кабатланып торсын.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Ситдыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев