Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Якташыбыз Лиана Ганеева Хатын-кызлар хоккей лигасының иң яхшы бомбардиры булып танылды

Санкт-Петербург командасы Хатын-кызлар хоккей лигасының 2024 елгы плей-офф финал сериясендә җиңү яулады. Лиганың иң яхшы бомбардиры булып якташыбыз, танылган хоккей остасы Иске Байсар авылы кызы Лиана Ганеева танылды.

10 апрельдә "Динамо-Нева" беренче тапкыр хатын-кызлар хоккей лигасында чемпион калды. Әлеге зур җиңүдә райондашыбыз, Иске Байсар авылы кызы Лиана Ганееваның өлеше аеруча зур.

Быелгы Хатын-кызлар хоккей лигасында Санкт-Петербург вәкилләре 4 матчта җиңүгә иреште, бары тик Красноярскның «Бирюса» командасын гына берт тапкыр алга уздырды.

«Динамо-Нева» уенчылары сезон нәтиҗәләре буенча лидерлык позицияләрендә: Лиана Ганеева 44 (14+30) очко җыеп, яклаучылар арасында сезонның иң яхшы бомбардиры булып танылды, ә Диана Фәрхетдинова кире кайтарылган атулар проценты (94,3) һәм «коры» матчлар саны (алты) буенча иң топ капкачылар рәтенә керде. 

Татарстанда беренче тапкыр тимераякка басып хоккей уйнарга өйрәнгән, хәзерге вакытта илнең иң шәп уенчыларына әверелгән кызларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Спорт дөньясында тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез!

Фотолар Лиана Ганееваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев