Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Яраткан эшкә киртә юк: Әтәснең фидакарь почтальоннары алты авылны вакытлы матбугат белән тэмин итә

Әтәс авыл җирлегенә караган 6 авылда 87 данәдә «Актаныш таңнары» газетасын алдыралар. Бүген әлеге почта бүлекчәсе эшчәнлеге белән без дә танышып кайттык.

Нурия Гыймастдинова почта системасында 17 ел эшли. Баштарак Чат, Чынык, Бикчәнтәй, Чирү авылларына почта тарата. Хәзер исә Апач һәм Әтәс халкын яңалыклар белән таныштыра, өлкәннәргә пенсия акчасын өләшә. Лаеклы ялга чыккач та һөнәрен ташламаган. 

-Халык безне якты йөз белән каршы ала, озатып кала. «Актаныш таңнары», «Себерке», «Ирек мәйданы», «Акчарлак» газеталары халык тарафыннан яратып укыла. Газета-журналларга күпчелек өлкәннәр языла. Әби-бабайлар диванга утырып газета укуга ни җитә, диләр. Ташламалы язылу вакытын газета укучылар көтеп ала, - ди тәҗрибәле почтальон.

Гүзәлия Хәмидуллина исә хат ташучылыкны социаль хезмәткәр вазыйфасы белән бергә алып бара. Чат, Чынык, Бикчәнтәй, Чирү авыллары- аның карамагында. 

— Кулымда машинам бар. Дүрт авыл дүрт якта урнашса да газета-журналларны соңарып өләшкәнем юк. Укытучылар, авыл советында эшләүчеләр дә вакытлы матбугатны даими алдырып килә,- ди Гүзәлия.

Нурия апа да, Гүзәлия дә- Әтәс авылының патриотлары. Почта бүлекчәсе җитәкчесе эштән киткәннән соң бер елдан артык икесе генә шушы йөкне икәүләп тарталар. Үз эшләрен яратып, авылдашлар өчен дип, көнаралаш почта бүлекчәсенең ишекләрен ачып керәләр.

Почта системасы авыр чорлар кичерсә дә, элеккечә авыл халкын сөендереп типография исе килеп торган газеталарны көнендә һәр йортка тараталар. «Актаныш таңнары» газетасын алдыручылар саны да башка җирлекләр белән чагыштырганда начар түгел, 80-нән артык абунәче район матбугаты белән танышып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев