Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Мерәс авылында яшәүче 40 ел шофер булып эшләгән ветеранга 90 яшь

Бүген, 4 августта Мерәс авылында яшәүче Мөхәммәтнур Мөхәммәтдиновка 90 яшь. Мөхәммәтнур Мөхәммәтдин улы «Таулар» хуҗалыгында 40 ел шофер булып эшли. Уразай җирлегенең хөрмәтле ветеранын тәбрикләргә җитәкчеләр дә килде.

90 яшәр райондашларыбыз, шөкер, үз аякларында, үз акылларында юбилей бәйрәмнәрен күтәренке кәеф белән каршы ала. Шуларның берсе Мөхәммәтнур Мөхәммәтдинов Мерәс авылында яши. Мөхәммәтнур Мөхәммәтдин улына бүген, 4 августта 90 яшь тулды.

Юбилярны бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова килде. Дилбәр Миркасыйм кызы Мөхәммәтнур Мөхәммәтдиновка җитәкчеләр Россия президенты В. В. Путинның тәбрикнамәсен һәм районыбыз башлыгының күчтәнәчләрен тапшырды.«Нур» хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Харисов һәм Уразай авыл җирлеге башлыгы  Гүзәлия Шәймәрданова да күренекле авылдашларын бүләкләр һәм котлаулары белән сөендерделәр.

Мөхәммәтнур Мөхәммәтдин улы озак еллар, төгәлрәк әйткәндә, 40 ел буена элекке «Таулар» хуҗалыгында шофер булып эшли. Аның фидакарь хезмәте турында хәзер дә мактап телгә ала замандашлары.  

 Хезмәт сөюче, тынгысыз райондашыбызны 90 яшьлек юбилее белән без дә ихластан котлыйбыз, үзенә һәм якыннарына сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев