Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Оста куллы райондашыбыз “Алтын куллы хатын-кыз” исеменә лаек булды

Бөтендөнья татар конгрессы 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затлар арасында “Оста куллар-2023” конкурсы уздырган иде. 27 апрель конне Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.

           Бәйгегә старт 15 нче февральдән 8 нче мартка кадәр “Алтын куллы хатын-кыз” һәм “ Аш-су остасы” номинацияләре буенча дәвам итте.

          Шушы вакыт эчендә 249 эш алынды. Хатын-кызларыбыз үзенең булганлыгы, уңганлыгы, алтын куллы булуын тагын бер кат исбатлады. Алар арасында яшьләр дә, өлкән апалар, әбиләр дә бар. Бәйгегә Татарстаның бик күп районнарыннан һәм Россиядән – Свердловск, Ульяновск, Омск, Самара, Төмән, Киров, Новосибирск өлкәләреннән, Пермь крае, Чувашия, Башкортстан, Коми республикаларыннан, Санкт-Петербург, Волгоград шәһәрләре, чит илләрдән – Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларыннан хезмәтләр килде.


           Әлеге зур бәйгедә райондашыбыз Ләйлә Галимова да катнашты, аның иҗат эше хөкемдарлар тарафыннан зур бәя алды. Ләйлә ханымның кул эшләре II урынга лаек булды.  Оста куллы авылдашыбыз, сезне уңышларыгыз белән котлыйбыз. Киләчәктә нәфис кулларыгыз ару-талу белмәсен, күңел матурлыгыгызны янәшәдәгеләр белән бүлешеп иҗат итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев