Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бозлы шакмаклар

Хатын-кыз серләренең берсе - иртән һәм кич белән боз шакмагы куллану. Бу ысул ярдәмендә бит тиресе озаграк яшь булып кала һәм матур төсмер ала. Боз белән юыну кан тамырларын ныгыта (әмма артыгын кыланмагыз, тәннең реакциясен күзәтегез). Боз шакмагы белән битне генә түгел, муенны һәм декольте өлешен дә сөртергә мөмкин.

Халыкның бозлы матурлык рецептлары:
яшел чәй төнәтмәсе,
кыяр согы,
ромашка төнәтмәсе (майлы һәм нормаль тән тиресенә), лимон согы (тонусны күтәрә, сипкелләрдән булыша),
имән кайрысы (майлы тирегә),
юкә чәчәге төнәтмәсе (нормаль тирегә),
бака яфрагы һәм бөтнек төнәтмәсе (коры тирегә), шалфей төнәтмәсе (нормаль тирегә),
вакланган петрушка төнәтмәсе (майлы тән тиресенә),
минераль су (тонусны күтәрә),
диңгез тозы (1 стакан су һәм 1 бал калагы тоз бетчәдән интеккәндә тәкъдим ителә).

Төнәтмәләрне әзерләгәндә, аларны 20-25 минут кайнаган суда тотарга һәм боз катыра торган формаларга яки бер тапкыр кулланыла торган стаканга (сезгә ничек уңайлырак) агызып, туңдыргычка куярга кирәк. Битне көн саен иртә һәм кич боз белән "иркәләргә" киңәш ителә. Боз белән юынганнан соң битегезгә крем сөртегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев