Ике тапкыр уйлагыз: 8-14 майга йолдызнамә
Гел кичектереп торган ниндидер иске мәсьәлә хәл ителер.
Йолдызлар таныш булмаган кешеләргә ышанмаска куша. Алар сезнең яхшы мөнәсәбәтегездән файдалана алалар. Ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска тырышыгыз, фикерегез бик тиз үзгәрергә мөмкин.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сез тәнкыйтьне артык кискен тоясыз һәм тирә-юньдәгеләрнең теләсә нинди сүзләре яки кисәтүләре сезне яралый. Сез тулысынча ышанган, теләсә нинди очракларда да сезгә ярдәм иткән кешеләр белән янәшә булырга тырышыгыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу атнаны туганнарыгызга, өйгә багышлау яхшырак. Шулай ук физик активлык файдага булыр.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Нәрсәгәдер ризалашканчы, ике тапкыр уйлагыз, чөнки барлык тәкъдимнәр дә сезгә файдалы булмавы бар.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезнең кәефегез һәм игътибарлык юклыгы җитди эш белән шөгыльләнергә комачаулаячак. Бу көннәргә акыл яки физик көч аз таләп ителә торган эшләрне планлаштырыгыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кызларга бәхәсләшү һәм теләсә кайсы мәсьәләдә үз хаклыкларын исбатлау теләге аеруча хас булачак. Талашмаска тырышыгыз
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Яллар иске каршылыкларны ачыкларга һәм гаиләдә ышанычны ныгытырга ярдәм итәчәк. Сез кайда да игътибар үзәгендә булачаксыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Төрле кыенлыкларны җиңәргә, көтелмәгән мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә туры киләчәк. Булган хәлләрнең барысына да уңай карагыз, активлык һәм кызыксынучанлык күрсәтегез.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Тынычлык сакларга тырышыгыз. Ул чагында сез сөйләшүләрдәге киеренкелекне һәм туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрне ачыклаудан кача алырсыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләргә игътибарны читкә юнәлтмәү һәм вакытны буш сөйләшүләргә сарыф итмәү өчен ялгызлыкта эшләү яхшырак.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Якыннарыгыз игътибарга мохтаҗ: кайгыртучанлык күрсәтегез, аларның уңышлары һәм проблемалары турында сөйләшегез, ярдәм итегез.
Балык (19 февраль – 20 март)
Сез көтелмәгән күңелсезлекләргә һәм тоткарлыкларга әзер булырга тиеш. Гел кичектереп торган ниндидер иске мәсьәлә хәл ителер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев