Йолдызнамә белән таныштыгызмы? (29 март- 5 апрель)
Бу көннәрдә сәламәтлегез турыда онытмагыз. Шифаханәдә дәвалану, сәламәтлегегезне ныгыту комачауламас иде. Буш вакытыгызны яңа төрле һөнәр үзләштерү, белем алуга багышлагыз.
Кучкар (21 март - 20 апрель)
Нерв кылларында уйнаучыларга аз гына да исегез китмәс, сезнең күңел көр. Бернинди авырлык һәм киртәләрдән дә курыкмагыз. Атна ахыры файдалы танышу вәгъдә итә.
Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Йолдызлар серне йозакта тотарга киңәш итә. Иң якын дип санаган дустыгызга да серегезне ачмагыз. Бер бик зур эшкә алынырга туры килүе бар. Максатыгызга җиңел ирешерсез.
Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Икеле-микеле уйларыгызны куып таратыгыз. Тәвәккәл таш яра, ди. Хисләргә бирелеп, хыялланып утырганчы, җиң сызганып эшкә тотынуыгыз нәтиҗәлерәк булыр.
Кысла (22 июнь - 22 июль)
Сөйгәнегез сезне аңламый, элеккечә яратмый төсле тоела. Гаепне кешедән эзләгәнче, бәлки хисләрегезгә бераз ялкын өстәргә, сөйгәнегез өчен романтик кичәләр оештырырга кирәктер?
Арыслан (23 июль - 23 август)
Кемнеңдер каядыр кемгәдер сезнең турында әйткән сүзләре кәефегезне төшерүе ихтимал. Әллә кайчан булган хәлләрне күңелегездә кайнатып, авыр уйларга бирелмәгез. Рәхәт кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз.
Кыз 24 август - 23 сентябрь
Яңа эш урыны тәкъдим итүләре ихтимал. Хезмәт хакы, эш шартлары кызыктырса да, хәзерге эшегезне ташларга ашыкмагыз әле. Башта җиде кат уйлагыз. Ашыкмавыгыз бәлки хәерлерәктер дә.
Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Яхшы хәбәр килеп ирешер. Күптән фатир турында хыялланучылар ниһаять бу хыялларын тормышка ашырыр. Акча мәсьәләләрен хәл итәр өчен кулай атна.
Реклама
Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Дустыгыздан бернинди сәбәпсез гайрәтегез чигәргә мөмкин. Гайбәтләр тыңламагыз. Гайбәт аркасында якын дустыгыз белән арагызны өзә күрмәгез. Үч саклап, үпкәләп йөргәнче утырып ачыктан-ачык сөйләшегез.
Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Тормышта бөтен өлкәдә дә диярлек уңыш көтә. Керемнәрегез артуы ихтимал. Әмма акчагызны кирәкмәгән нәрсәләргә туздырмагыз. Югыйсә акча ничек керсә, шулай чыгып та китүе ихтимал.
Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Эш белән шәхси тормышны катнаштырмагыз. Эш урынында хисләргә бирелүнең яхшыга илтмәве бар. Әкерен кыймылдаган өчен шелтә белдерүләре мөмкин, шуңа күрә, энергиягезне эшкә юнәлтсәгез яхшырак булыр.
Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Абруегызга тап төшерергә мөмкин хәлгә юлыгуыгыз бар. Сүзегезне үлчәп сөйләгез. Тозлап-борычлап йомры сүзләр әйтәсегез килсә дә, дәшми калуыгыз яхшырак булыр. Эш урынында тикшерү көтелә.
Балык (19 февраль - 20 март)
Сәламәтлегез турыда онытмагыз. Шифаханәдә дәвалану, сәламәтлегегезне ныгыту комачауламас иде. Буш вакытыгызны яңа төрле һөнәр үзләштерү, белем алуга багышлагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев