Ришвәт дигән «богау»га дучар булсаң: Нокта куй син аңа!
Ришвәт берәү — җинаятьчесе икәү...
Җинаятьчегә әвереләм димәсәң: — (85552) 3-15-44 Актаныш районы прокуратурасына шалтырата аласың. Шулай ук — Татарстан Республикасы прокуратурасы +7 (843) 291 18 81, яки +7 (843) 291 20 02 — тәүлек әйләнәсенә, +7 (843) 291 23 00 ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кайнар линияләренә хәбәр итү мөмкин.
Ришвәтчелек проблемасы бу дөньяның үзе кебек борынгыдыр, мөгаен. Заманалар үзгәреп торса да, аны тамырыннан корыта алганнары юк әле. Чөнки ришвәт алучы булганда бирүчесе һәрчак табылачак. Бәлки бирүче булганга алучысы бардыр?..
Республикада, шул исәптән районыбызда ришвәтчелек белән көрәшкә җитди игътибар бүленә, чөнки куллар һәм аяклар ришвәт дигән «богау» белән уралганда, динамикалы үсешне тәэмин итеп булмаганлыгы ачыктан-ачык билгеле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев