Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Табигатькә якын бул, без- табигать баласы!

АКЫЛЛЫ КИҢӘШЛӘР



1. Тор да эшли башла. Нәрсә дә булса эшләсәң , юл үзеннән үзе ачылыр.

2. 7 урынына 40 тапкыр үлчәп вакыт әрәм итмә. Тот та эшләп кара. Килеп чыкса- шәп, чыкмаса эшләп карамадым дип әйтмәссең.

3. Сәяхәт ит. Йөрергә ваҡытың, я акчаң җитмәсә, эш арасында табигать кочагында йөреп кер.

4. Хаталардан курыкма. Тик яткан кеше генә хаталанмый.

5. Кеше белэн ярышма. Башкаларга иярми, үзен булып кал.

6. Үз фикерен булсын. Кешене хөрмәт ит, үзеңчә эшлә. Синең өчен башкалар хәл итмәсен.

7. Аллаһка хөрмәтеңне күрсәтмичә,аның исемен телгә алма.

8. Кешегә бәйләнмә. Синнән читләшкәннәр икән - Кит. Үз бәяңне бел.

9. Акча дип дөньяңны онытып чапма. Бай булсаң да, ярлы булсаң да, бөтенебез дә бер җирдә очрашачакбыз.

10. Исеңдә тот, әти эни, балаларны, ничек бар шулай яратабыз.

11. "Юк" дип әйтергә өйрән. Кешенең җилкәгә җәхәт кенә менеп кунаклый торган гажәп холкы бар.

12. ЖИБӘР! Истәлекләр һәм үкенечләр белән алга атлау авыр.

13. Һәр кемнең сүзенә ЫШАНМА. Тел сөяксез. Кеше дэ төрле була. Кайсы берәүләр үз файдасына сөйли. Үз күзләрең күргәнгә ышан, колаклар да кайвакытта ялгыш ишетеп куя.

14. УЙЛА. Сөйләр алдыннан уйла. Күп сөйләгән кеше арыта һәм тиз ялкыта. Юк бар сөйләгәнче, эндәшмәвең яхшырак.

15. Кемгәдер ачуын чыкса, ашыкма.
24 сәгать көт , аннан җавап бирерсең. Ул арада тормыш та үзгәреп китүе ихтимал. Ачу да сүнә.

16. Кешегә салыну, кешене үз мәнфәгатеңдә куллану бик начар гадәт. МӨСТӘКЫЙЛЬ БУЛ.

17. ИХТИРАМ ит ҮЗЕҢНЕ!
Исәннәрнең кадерен, үлеләрнең каберен бел.

18. Үзгәртә алмаган хәлләр өчен борчылма. Бар нәрсә дә безнең кулдан килми.

19. Табигатькә якын бул, без табигать баласы.

20. Хыялларың матур һәм якты булсын. Хыялга ирешу өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк.

21.Гомер хәр кемгә бер генә бирелә. Сәләтеңне, талантларыңны күрсәтеп кал.

22. Жаваплы булырга өйрән. Әйткәнсең икән - эшлә. Эшләгәнсең икән - җавабын тот.

23. Әйткән сузләреңә, хыялыңа, , , , Туган илеңә тугры бул.

24.Уйлаган эшеңне бүген эшлә. Иртәгә ул иртәгә булып кала.

25.Саулык - бик зур байлык. Дөрес туклан. Кеше ашказаны төпсез мичкә түгел. Спорт белән шөгыллэн. Иртә ят, иртә тор.

26. Мөлэем, таза бул, матур киен, үзеңне әдәпле тот. Эчкән һәм тарткан кеше матур түгел инде, аның йөзендә нур сүнә.

27. ТЫНЫЧ бул. Әрләшеп йөргән кеше яныннан фәрештәләр кача.

28. ТЫЙНАК бул. Тыйнак кеше, сөйкемле булып күренә,

29. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Кечкенә баладан, я олы кешедән авыр эш эшләту дөрес түгел.

30. Артык курку зыянлы. Куркак кеше куп нәрсәдән мәхрум кала.

31. Күп укы. Укымышлы кеше теле белән дә, тормышка карашы белән дә аерылып тора.

32. Бер кайчан да БИРЕШМӘ.
ГОМЕР ике килми. Үз юлыннан алга атла да атла. Артка карама. Читкә тайпылма.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев