Әлфия Ситдыйкованың «Ком тавышы» китабы дөнья күрде
Шигъри гөлләмәләр

Әлфия Ситдыйкованың «Ком тавышы» китабы дөнья күрде

«Язучы» нәшриятында якташыбыз, танылган язучы һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың яңа китабы басылып чыкты.


КОМ ТАВЫШЫ 
(сонет) 
1 
Комлык – гамьсез тынлык. Тыңлыйм ком тавышын. 
Сеңгән аңа узган заман сагышлары. 
Саклап дәвер моңын, гасыр кичкән халкым,. 
Чүлдә йөрткән кайчак әче язмышлары. 
 
Диңгезләргә төшкән, эчкән тозлы суын, 
Тоз утырган шулчак аның тамагына. 
Дәүләтсез дә калган, югалткан үз юлын, 
Әрсез ятлар чатта суккан яңагына. 
 
«Ул катлаулы чорлар инде артта калган, 
Халкым исән әле, яшәр әле!» – димә, 
Ул сүз инде, бәлки булыр алдау, ялган. 
 
Газиз халкым бүген – океандагы көймә, 
Ятлар телен кисеп, аккан суга салган, 
Тик шулай да, халкым, башың аска имә! 
2
Кыйбла җуймаганнар укый дога, аять. 
Башкалары җыя акча, дөнья малын. 
Дошман тоткан гөрзи, башка суга таяк. 
Кемгә тансык синең җиһан кадәр кайгың? 
 
Белми тыгыласын бугазына комның, 
Сулыш алмас беркөн, буылгачтын тыны. 
Ил турында уйлар уе да юк аның, 
Ул бүгенге көндә – акча, тәхет колы. 
 
Ком тузаны белән каплангандыр күзе, 
Дәрәҗә-дан эзли читләр арасында. 
Нотык тоткан чакта, балга мана сүзне. 
 
Бирә алмый әмма газиз баласына, 
Бабалардан мирас – АНА телен, сүзен. 
Киләчәк тоз сибәр учлап ярасына. 

4 
Алданмаса халык балдай татлы телгә, 
Бармак яныйлар, күр, куркытырга теләп. 
Шөлли бичаралар, җан табанга төшә, 
Шартламасын диеп күпне күргән йөрәк. 
 
Юаналар әле, бер чыгар дип җае, 
Ирек кошын кулга тотып алыр өчен. 
Йоклаганда күрә, төштә көрәшкәндә, 
Җен-пәрине җиңгән йөрәктәге көчен. 
 
Күз йомылса, башның киселәсен беркем 
Китерми дә бугай хәтта ялгыш уйга. 
Тере мәет булып, йөри җуеп иркен. 
 
Хәл җыямы әллә инде соңгы туйга? 
Урамнарда этләр йөри төркем-төркем, 
Өрми, рәхмәт әйтеп, байлар салган сыйга. 
5 
Гореф-гадәтләрнең тамырын кискәннәрне, 
Җавап көтә алда, кемнәр белми шуны?! 
Котып салкынында җаны боздай туңгач, 
Кирәк булачагын тузган иске туны. 
 
Бер төкергән койның суын алмак булып, 
Чиләк эзләр көне әле алда аның. 
Хәзер генә акча, дан-дәрәҗә көтеп, 
Дошман вәсвәсәсе томалаган аңын. 
 
Тишек чиләк белән су алуы кыен, 
Тамчы суга сусый, әмма чиләк буп-буш. 
Кой да жәлли көмеш сафлык тулы сыен. 
 
«Караңгылык басты, кем бар анда, ут куш! 
Күзгә төртсәгез дә күрмим, утсыз кыен!» 
Дөнья әйтер сүзен: «Тәмугка юл, йә, хуш!»

 

Якташыбыз Әлфия Ситдыйковага иҗат уңышлары, яңа әсәрләр һәм укучыларын сөендерерлек матур китаплар телибез!

 


Нет комментариев