Арланга ярдәм итү өчен хәйрия концерты узачак
Хәйрия

Арланга ярдәм итү өчен хәйрия концерты узачак

12 яшьлек Арлан Даутов баш мие яман шешенең дүртенче стадиясе белән көрәшә.

Арлан Даутовка җитди авыру диагнозы куелган. Хәзерге вакытта малай Кытайда эксперименталь дәвалау курсы уза. Бу авыр чорда аның гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ.

17 октябрьдә Такталачык авылында Арланга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак. Игелекле чараны «Без бергә» фонды оештыра.

Арланга ярдәм итәргә теләүчеләрне хәйрия концертына чакырабыз. Һәркемнең ярдәме гаилә өчен мөһим.


Нет комментариев