Көзге ярминкәдән кергән 130 мең сумнан артык акчага хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр сатып алынды.
Ярдәм волонтерлар белән киңәшләшеп әзерләнгән
Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм әти-әниләр ел саен көзге ярминкә оештырып, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм күрсәтә. Быел да әлеге традиция дәвам итте. Ярминкәдән җыелган 130 мең сумнан артык акчага хәрбиләргә кирәкле әйберләр алынды һәм гуманитар ярдәм җыючы волонтерларга тапшырылды.
Актанышның 1 нче мәктәбе тәрбия эшләре буенча урынбасары Илназ Хөҗҗәтов әйтүенчә, ярдәмне әзерләгәндә волонтерлар белән киңәшләшеп эш иткәннәр.
Маскировка челтәрләре үрүгә укучылар да кушыла
«Движение Актаныш» волонтеры Илина Арсланова мәктәп коллективына, укучыларга һәм ата-аналарга даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, беренче мәктәп укучылары гуманитар ярдәм әзерләүдә генә түгел, маскировка челтәрләре үрүдә дә актив катнаша. Алар дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә һәм буш вакытларында волонтерларга булыша. Бу эшкә мәктәпнең «Юнармия» отряды һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары да теләп кушыла.
Хәзерге вакытта волонтерлар чираттагы гуманитар йөкне әзерли. Якынча 500 маскировка челтәре әзерләнеп килә. Киләсе гуманитар йөкне ноябрьнең беренче атнасында озату планлаштырыла.
Мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүне балаларда патриотик хисләр тәрбияләүнең мөһим юнәлеше дип саныйлар. Ярминкәдә катнашкан һәркемнең өлеше уртак эшкә кергән зур ярдәм булып тора.
Нет комментариев