19 май – Матбугат көне!
Районыбызда 95 елдан артык чыгып килүче – «Актаныш таңнары» газетасы һәм электрон сайт, социаль челтәрләр, радио-телевидениедә эшләүче журналистлар, техник хезмәткәрләрне берләштергән «Актаныш-информ» иҗат коллективын һәм гомерләрен матбугат эшенә багышлаган хөрмәтле ветераннарыбызны Татарстан матбугаты көне белән ихластан котлыйм!
Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла, медиатехнологияләр үсә, мәгълүмати киңлек киңәя бара. Болар барысы да матбугат хезмәткәрләреннән зур осталык, иҗадилык, белем һәм фидакарьлек таләп итә. Оператив һәм нәтиҗәле эшчәнлегегез, барган вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз, укучыларыбызның күңеленә үтеп керә алуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, күтәренке рух телим.
Ленар Зарипов,
Актаныш муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев