Аеш авылына сыерчыклар кайттылар!
Быелгы язлар барыбызны да шаккаттырып, бик иртәләп, шаулап-гөрләп, җиһанга аяк басты. Сыерчыклар да озак көттермәде, туган-үскән якларына сагынып кайтып та җиттеләр.
Бу күңелне нечкәртә торган тамаша язның бар табигатькә хуҗа булуын искәртә. Яз белән бергә яңа өметләр һәм шатлыклар килсен!
Аеш авылында яшәүче Фәнҗия Закирова яз хәбәрчесе-сыерчыкның килгәнен, үз оясына кайтып матур итеп сайраганын телефонына төшереп алган. Сез дә, кадерле укучыларыбыз, табигатьтәге язгы үзгәрешләрне күзәтәсездер, аларны безнең белән дә уртаклашыгыз! https://t.me/airs16/37067
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев