Авылдашлары Пучы картлар йортына барып Зәйтүнә Латыйпованы 100 яшьлек юбилее белән котлады
Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин, клуб хезмәткәрләре, ветераннар һәм инвалидлар советы җитәкчеләре Пучы картлар йортында тәрбияләнүче, 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Зәйтүнә апа Латыйпова янына барып кайттылар.
Кунаклар әбигә күчтәнәчләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Музыкаль күчтәнәчләр дә Зәйтүнә апаның күңеленә хуш килде, очрашу җылы һәм күңелле мохитта узды.
Шулай ук делегация авылдашлары Рәйсә апаның да хәлен белеп, аны да күчтәнәчләр белән сөендерде.
Зәйтүнә апа белән Рәйсә апа авылдашларына күп сәламнәрен җиткереп калды. Гомерләрен туган җирлектә үткәргән әбиләр бүген картлар йортында тәрбияләнсәләр дә, туган якларын онытмыйлар. Аеруча Зәйтүнә апа үзенең йорт-ихатасын, алмагачларын сагынуын әйтеп узды.
Очрашу барышында өлкәннәрнең күңел җылысын тоеп, аларга игътибар һәм хөрмәт күрсәтүнең никадәр мөһим булуы тагын бер кат ассызыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев