Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Балалар сәнгать мәктәбе укучысы «Көз портреты» ясап Россиякүләм бәйгедә лауреат булды

Актаныш Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Язилә Галимуллина Чаллының «ДА-ДА» архитектура һәм дизайн мәктәбе бәйгесендә катнашып лауреат булды.

Сентябрь аенда Чаллының "ДА-ДА" архитектура һәм дизайн мәктәбе "Көз буяулары" Россиякүләм бәйгесе игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә республикабызның рәсем сәнгатен үз итүче яшь талантлары катнашты. Шул исәптән Актанышның Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сыйныфында шөгыльләнүче балалар да иҗади эшләрен бәйгегә юллады. Остаз Айрат Сәрвәровның укучысы Язилә Галимуллина 14-18 яшьлекләр арасында мактаулы урынга лаек булды. Мәртәбәле жюри Язиләнең көз кызын "Көз портреты" номинациясендә  III дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип таба.

Төсләр балкышы белән көз сылуын сурәтләгән Язиләне һәм аның укытучысы Айрат Изил улын уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да яңа иҗади сулыш теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев