Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Иң әйбәт әни-минем әни ул!

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләр белән йөгереп килгән язның беренче аенда иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе-әлбәттә 8 март бәйрәмедер ул.Ә инде бүләкләрнең иң кадерлесе -балаларыбызның бәйрәм бүләге.

4 март көнне "Ромашка"балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә әниләр, әбиләр, дәу әниләр өчен уздырылган бәйрәм- иң кадерлесе, иң матуры булды. Нәни кошчыкларыбызның матур шигырьләрен, җырларын тыңлап, аларга кушылып без дә уйнап, биеп вакытның узганын сизми дә калганбыз.

Ә инде иң матур мизгел - әниләрнең балалар белән бергәләп пешереп алып килгән ризыкларын яклау булды. Нинди генә ризыклар пешереп алып килмәгән иде әниләр: бәлеш, чәк -чәк , торт, пироглар, тәбикмәге, пиццасы һәм башка бик куп тел йотарлык ризыклар куп иде. Бәйрәм соңында барыбыз бергә тәмледән тәмле ризыклар белән сыйланып, чәй эчтек.

Шушы бәйрәмне әзерләгән тәрбиячебез Альбина Мөдәрис кызына, тәрбиячеләребезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга эшләрендә уңышлар, сабырлык, гаиләләрендә иминлек теләп калабыз!                

   "Ромашка" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче  Сәиднең әнисе Әмирҗанова Әлфирә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев