Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Иске Богады авылында яшәүче Фәния Гыйльметдинованы 96 яшь тулган көне белән котладылар

Иске Богады авылында яшәүче Фәния Гыйльметдинова үзенең 96 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Юбилярның үткәненә борылып карасаң-хезмәт, зирәклек һәм якты истәлекләр белән тулы озын гомер.

 

Фәния апаны бәйрәм белән котларга район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов һәм авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова килде. Алар ветеранга котлау сүзләре, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләде. Бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
 

Фәния апа күпләр өчен ныклык, игелек һәм оптимизм үрнәге. Аның тормыш юлы-авыл тарихының бер өлеше. 

Без дә райондашыбызны туганнары, күршеләре, авылдашларына кушылып, чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, куанычлы көннәр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев