Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Ленар Зарипов районыбыз эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәм көне белән тәбрик итте

Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Эшмәкәр булу, үз эшеңне булдыру зур ихтияр көче, тәвәкәллек, иҗади активлык һәм күпмедер хыялый булуны да таләп иткән зур хезмәт. 
Нинди генә икътисади авыр чорда яшәсәк тә, сез социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә үзегездән саллы өлеш кертеп, мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз. Район халкы өчен яңа эш урыннары булдырыла, яңа төр продукция җитештерелә, хезмәт күрсәтү төрләре арта. 
Иганәчелек юнәлешендә дә эшмәкәрләребезнең өлеше зурдан. 
Районыбыз өчен куйган хезмәтегез өчен сезгә ихластан рәхмәтемне җиткерәм.
Киләчәктә дә куйган максатлардан тайпылмый, сәламәт булып эшләргә, яшәргә язсын. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. 
Бәйрәмегез белән!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев