Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Районыбызда беренче Сабантуй: «Бүләк» ял мәйданында балалар күңел ачты

Бүген районыбызда, 1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне алдыннан «Игелек үзәге» һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сабантуй оештырды.

Сабантуйга 12 гаиләдән 29 бала һәм аларның ата-аналары чакырылган. Бәйрәмдә шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар да күңел ачты. Сабантуйга килгән кунакларны «Игелек үзәге» директоры вазыйфаларын башкаручы Дилбәр Фазаелова котлап уңышлар теләде. 

Милли бәйрәмебездә балалар күптөрле уеннарда үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, дәрт-дәрманнарын сынадылар. Иң элек Сабантуйны бүләк кисү уены белән башлап җибәрделәр, чүлмәк вату, асфальтка тематик рәсемнәр ясау, юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган өстәл уеннары- барысында да балалар чират торып катнаштылар. Бәйрәмнең шаян кунагы йомшак дәү аю белән фотога төшәргә дә була иде. Тәмле мамыклар, туңдырмалар, уенчыклар сата торган сәүдә нокталары да балалар өчен эшләде. 

Сабан туен тагы да кызыклы итүдә район ДАИ-нең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары, «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов һәм хәрәкәтнең актив әгъзалары да зур көч куйды. 

Бүләкләр бик мулдан әзерләнгән иде. Иганәчеләр язмыш сынаулары алдында калган сабыйларның күңелләрен күрергә теләп шактый гына спонсорлык ярдәме күрсәткәннәр. «Шамс» ҖЧҖ директоры Бакоян Армен Арамович һәм Актаныш районындагы Әрмән җәмгыяте рәисе Авдалян Алик Нодариковичка оештыручылар зур рәхмәтләрен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев