Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Сабантуйда алдынгыларга хөкүмәт бүләкләре, мактаулы билгеләр тапшырылды

Бүгенге Сабантуй- алдынгыларны хөрмәтләү тантанасына әверелде.

Быел якташыбыз, язучы, Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый исемендәге бүләкләр иясе Вахит Имамов Татарстанның Халык язучысы исеменә лаек булган иде. Бүгенге Сабантуйда да Актанышның горурлыгы булган атаклы якташыбызны зурладылар.

Актаныш районының хезмәт уңганнарына исә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтләре тапшырылды.

Язгы кыр эшләрен намус белән, фидакарьләрчә башкарган игенче -механизаторларны, терлекчелек тармагы хезмәтсөярләрен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев дипломнар, акчалата бүләкләр белән хөрмәтләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев