Татарстан көне алдыннан Татар Ямалысы китап сөючеләре Казанга сәяхәткә барды
Татарстан Республикасы көне уңаеннан, 25 август көнне, Татар Ямалысы авыл китапханәсенә даими йөрүче ханымнар башкалабыз Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан, 25 август көнне, Татар Ямалысы авыл китапханәсенә даими йөрүче ханымнар башкалабыз Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар.
«Елга һәм шәһәр ритмында» дип аталган экскурсия барышында ике сәгать Казансу елгасы буйлап, калган ике сәгате экскурсион автобус белән Казан урамнарында үтте.

«Ямалы» пристане шаулап эшләгән вакытта метеорларда еш йөргән авыл ханымнары 30 елдан соң кабат елга транспортына утыру бәхетенә ирештеләр, Казанның яр буенда урнашкан тарихи урыннары һәм яңа объектлары белән таныштылар.

Экскурсиянең икенче өлешендә Казан Кремлен, Сөембикә манарасын, Иске Татар бистәсен, «Туган авыл» милли комплексын, «Әкият» курчак театрын, Шиһабетдин Мәрҗанинең Кабан күле буендагы һәйкәлен, Мәрҗани мәчетен, бик күп югары уку йортлары биналарын күрергә насыйп булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы урнашкан бинаны да якыннан күрделәр. 
Күптән Казанда булмаган ханымнар өчен Казан метрополитены белән танышу зур могҗиза булды. Заманча аудиогидлар белән оештырылган зкскурсия барысына да бик ошады, мәркәзебезнең матурлыгы һәм үсеше шаккатырды. Башкалабыз Казанга, Республикабызга, аның җитәкчелегенә булган горурлык хисен тагын да арттырды.

Шуллкадәр күңелле сәфәрне оештыручы Татар Ямалы авылы китапханәчесе Гүзәлия Нургалиевага
авылның китап сөючеләре зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Без бу Казанга сэяхатне оештырган Татар Ямалы авылы китапханэчебез Гузэлия Нургалиевага бик зур рэхмэтлэребезне белдерэбез,эшендэ тагында зур унышлар телибез!Бик кунелле,истэ калырлык сэяхэт булды безнен очен.Башкалабыз бик матур,чиста,тарихи урыннарын куреп сокланып кунелебезгэ рухи азык алып бик канэгат булып кайттык.
0
0
0
0
Матур сәяхәт өчен барыгызга да зур рәхмәт!
0
0
0
0
Республикабыз башкаласы Казаныбызнын тарихи- истэлекле урыннарында булу, кабаттан аларны кунеллэрдэ янарту, яңа тозелгэн , янартылган объектларны куру сэяхэткэ барган хэркемдэ тирэн эз калдырды.
0
0
0
0
Шәп экскурсия! Барып кайтыгыз!
0
0