Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Кама аръягы Гран-прие җиңүчеләрен котлады
Актаныш районы яшь шахматчылар тәрбияләүдә республикада үрнәк төбәк. Шуңа күрә бездә регионара ярышлар еш уза. Чираттагысы - Кама аръягы Гран-приеның 17 нче серия уеннары 16-18 сентябрь көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә оештырылды.
Бүген Балалар иҗат үзәгендә шахмат турниры җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Кама аръягы Гран-прие җиңүче һәм призерларын бүләкләп изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
Ярышта Татарстан, Башкортстан республикаларыннан һәм беренче тапкыр Оренбург өлкәсеннән килгән150 дән артык яшь шахматчы катнашты. Шахмат спортын үстерүгә зур өлеш кертүче "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов бу юлы да уеннарга иганәчелек ярдәме күрсәтте. Фәрит Муллагали улы төрнирның ябылу тантанасында җиңүчеләрне котлап бүләкләрен тапшырды.
Татарстанның атказанган спорт осталары Фәһим Галимов белән Илдар Имамов район җитәкчеләренә турнирны үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев