Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актанышта ГТО нормативларын тапшыручылар саны арта

Актаныш районында Хезмәткә һәм оборонага әзер («ГТО») комплексы популярлык казануын дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 456 кеше ГТО системасында рәсми регистрация үткән.

Аларның 212се — укучылар һәм өлкәннәр — тиешле нормативларны уңышлы тапшырып, югары күрсәткечләргә ирешкән. Тырышлык нәтиҗәсендә 50 кеше — алтын значокка; 12 кеше — көмеш значокка; 7 кеше — бронза значокка ия булган.

ГТО тапшыру мәйданчыгы. Ләйсән Газизова фотосы

ГТО нормативларын тапшыру — югары сыйныф укучылары өчен аеруча мөһим. Ел саен 11 нче сыныф укучылары сентябрь аеннан башлап үз көчләрен сынап карый. Билгеле булганча, ГТО значогы укучыларга югары уку йортларына (институт һәм университетларга) укырга кергәндә өстәмә баллар тупларга мөмкинлек бирә. Уку йортына карап, төп баллга тагын 3 тән 10 балга кадәр өстәмә балл өстәлә.

ГТО тапшыру мәйданчыгы. Ләйсән Газизова фотосы

Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә районыбызда икенче булган заманча җиһазландырылган ГТО спорт мәйданчыгы ачылды. Анда 20 төр спорт җиһазы бар. Беренче мәйданчык Советлар Союзы Герое, якташыбыз Баян Дәүләтов исемендәге стадионда урнашкан. Бу спорт корылмалары райондашларыбызга физик чыдамлыкны арттырырга һәм спортта яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев