Актанышта өстәл теннисы көне уңаеннан ветераннар арасында ярыш узды
23 апрель — Халыкара өстәл теннисы көне уңаеннан Актанышның «Батыр» спорт сараенда ветеран теннисчылар арасында район беренчелеге узды.
Бәйрәм рухында узган ярышларда районның иң тәҗрибәле спортчылары көч сынашты. Киеренке һәм кызыклы уеннар нәтиҗәсендә чемпион исемен Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Магданов яулады.
Икенче урынга нефть тармагы вәкиле Урал Мөхәммәтдинов лаек булды. Өченче урыннарны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Дилүс Фәхруллин һәм юл төзелеше оешмасыннан Илһам Сәрвәров бүлештеләр.
Чара дуслык мохитендә үтте, катнашучыларга күтәренке кәеф һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев