Актаныш җирлегендә 2015-2016 елда туган футболчылар арасында мини-футбол турниры үтте.
Безгә Алабуга һәм Яр Чаллы командалары килде, Актаныш ике команда чыгарды. Елдам уен барышында Чаллы командасы - беренчелеккә лаек булды, 2 урында Актанышның 1нче командасы, 3 урын - Алабугада, 4 урында Актанышнын 2нче санлы командасы.
Һәр футболга мөкиббән балага турнирның махсус статуэткасы, грамота, медаль тапшырылды.
Без дә Актанышның яшь футболчы егетләрен кайнар тәбрик итәбез, яңа казанышларын көтәбез!
Нет комментариев