Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Чаңгы бөтен яшьләрне буйсындыра!

Районыбызда чаңгы спортына мөкиббән халык яши.

Яңа ел бәйрәме алдыннан уздырылган "Чаңгы бөтен яшьләрне буйсындыра" исеме астындагы ярыш балалар, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәрне бергә җыйды. "Бүләк" чаңгы трассасында үткән бәйгене Актаныш районы башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге гамәлгә куйды. 

7 этапны берләштергән ярышның беренче этабында 40 райондашыбыз көчен сынады. Алар 3 яшь аралыгында: 17-39, 40-59 һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренчелек өчен тырышты.

Чаңгы федерациясен җитәкләүче Фәрит Салиховның әлеге спорт төрен популярлаштыруда өлеше әйтеп бетергесез зур. "Чаңгы бөтен яшьләрне буйсындыра!" ярышында Фәрит Муллагали улы үзе дә чаңгыга басты, яшь буынга матур үрнәк күрсәтте. Призлы урыннарга чыгучылар аның иганәчелегендә әзерләнгән Яңа ел бүләкләренә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев