Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Гадел, ярдәмчел, кешелекле кеше иде: Шахмат ярышында Клим Имамовны искә алдылар

Бүген Актанышның Балалар иҗат үзәгендә балаларны яклау көненә багышлап беренче шахмат остазы Клим Имамов истәлегенә ярыш уза. Спорт чарасын ачу тантанасында якыннары, туганнары, хезмәттәшләре Клим Сәрдәр улын «Гадел, ярдәмчел, кешелекле кеше иде», дип искә алдылар.

Актаныш районында балаларны профессиональ дәрәҗәдә шахмат спортына өйрәтүче остаз Клим Имамов истәлегенә ярышлар оештырылуы турында алда язган идек. Анда Клим Сәрдәр улының тормыш һәм хезмәт юлы, районыбызның итимагый тормышында тоткан урыны да яктыртылды.

Бүгенге шахмат ярышын ачу тантанасында аның энесе, Татарстанның атказанган спорт остасы Илдар Имамов кадерле абыйсы турында истәлекләрен күңеленнән барлап, катнашучыларны да таныштырып китте. 

Аның туган көнендә, балаларны яклау көне- 1 июньдә әлеге чараның оештырылуы символик мәгънәгә ия. Актаныштагы һәр бала укытучыларның, остазларның күз уңында, бик күпләр спорт белән шөгыльләнә. Алар арасында аеруча шахмат спорты малайларны-кызларны үзенә җәлеп итә. Уңышлар да бик күп һәм дәрәҗәле.

Шушы шахмат мәктәбенең югары биеклекләр яулавы әлбәттә, Клим Имамов кебек фидакарьләрдән башланып китә дә инде.

Актаныш район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов белән «Батыр» спорт мәктәбе директоры Назил Латыйпов Клим Имамовның юлын дәвам итеп, баларыбызга шахматка мәхәббәт уяткан остазлар Илдар Имамов белән Фәһим Галимовка олы рәхмәтләрен белдерделәр, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Имам-хатыйб Мөдәрис Ханов изге догаларын Клим һәм аның хатыны Римма Имамовларга багышлады. 

Клим Имамов озак еллар Эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт куйган хөрмәтле шәхес. Актаныш районы башлыгының мобилизация буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, лаеклы ялдагы Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Мөхәммәтнур Ракипов, туганы, хезмәттәше Әсләхетдин Имамов, Коммунистлар партиясеннән шәкерте Сәгыйть Мансуров, оныгы, бабасы һәм әтисенең хезмәт юлын дәвам итүче Ландыш Хәкимова, туганы Роман Имамов Клим абыйның төрле яклапсәләтле һәм көчле шәхес булуы турында сөйләделәр.

Туганлык җепләре бик нык Имамовларның. Бүгенге ярышларны уздыру, җиңүчеләрне хөрмәтләүгә иганәчелекне бик теләп башкаралар. Аларның күбесе бүгенге чарада да катнашты.

Бәйгегә районыбызның балалары да, өлкәннәре дә бик нык әзерләнеп килгән иделәр. Хәзерге вакытта алар җиңү өчен шахмат тактасы артына утырып көндәшләре белән көч сынаша. Аларның һәрберсенә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев