Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ГТО нормаларын- бердәм булып!

Спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты. Районыбызда ГТО нормаларын тапшыру үзәге уңышлы эшли. Күп кенә райондашларыбыз ГТО нормаларын тапшырганда сәламәтлек дәрәҗәсен тикшерә, экпертлар тарафыннан физик мөмкинлекнең дәрәҗәсе ачыклана.

Бүген Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда узган Физкультурачылар көнендә ГТО нормаларын уңышлы тапшыручы райондашларыбыз түштамгалар һәм ГТО нормаларын тапшыру турындагы документларга ия булдылар. Бу рәсми бүләкләрне спорт сөючеләр район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев кулыннан алдылар. 

ГТО нормаларын тапшыру СССРда 1931 елда кертелгән. 10-60 яшьтәге гражданнар физик көчен 100 метрга йөгерүдә, җирдән куллар белән этелъдә, каланчадан суга сикерүдә һәм граната ыргытуда сынаган. Спортны актив пропагандалаучы, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар сафын арттырган бу күркәм традиция 1991 елда туктап калган иде. Ниһаять, ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты.

 ГТО нормативларын һәркем тапшыра ала. Аның беренче баскычында — 6-8 яшьлек балалар өчен һәм соңгы унберенче баскычында 70 һәм аннан югары яшьтәгеләр өчен нормативлар билгеләнгән, аларда чыдамлылыкны, көчне, сыгылмалылыкны һәм тизлек сыйфатларын сынау өчен күнегүләр каралган. Мәсәлән, йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, йөгереп килеп сикерү, туп, граната ату, чаңгыда йөрү, турникта күтәрелү, җирдән куллар белән этелү һәм башка күнегүләр.

ГТО нормалары төрләренә килгәндә, барлык баскычларда да мәҗбүри күнегүләр һәм сайлап алу мөмкинлеге булганнары да бар. ГТО тестларын яисә нормативларын үтәү РФ Спорт министрлыгының 2017нче елның 18 июнендәге 542 санлы боерыгы нигезендә башкарыла. Әлеге боерыкта ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы таләпләре расланган. Мәсәлән, 50-54 яшьлек ир-атлар өчен 9 төр сынау бирелгән. Алтын медальгә 3 мәҗбүри һәм сайлау буенча 4 тест үтәргә кирәк. Көмеш һәм бронза медальләргә 3 мәҗбүри һәм сайлау буенча 2 тест тапшыру кирәк. Мәҗбүриләр: 2 км йөгерү — бронзага 13 минут 50 секундтан артмаска тиеш, көмеш — 12 минут 45 секунд; алтын — 11 минут 00 секунд; биек перекладинада күтәрелү яисә тәбәнәк перекладинада ятып күтәрелү яисә 16 кг герне ыргым яисә идәннән кулларда күтәрелү (берсен сайлыйсы); гимнастик эскәмиядә басып торган көе алга иелү. Болардан кала, үзең сайлаган нормаларны да үтәргә кирәк. Моңа аркада яткан көе гәүдәне күтәрү (1 минутка ничә тапкыр); чаңгыда 5 чакрымны үтү (җәйге чорда яисә кар булмаган төбәкләрдә 3 чакрымга йөгерү), 50 метрга йөзү, пневматик яисә электрон мылтыктан атып, мишеньгә 25-30 тапкыр тидерү кертелгән.

Укучылар өчен ГТО нормалары 5 «баскычка», ягъни биш яшь категориясенә бүленгән. Бу категорияләргә 6 яшьтән 17 яшькә кадәр укучылар керә. Мәсәлән, 11-12 яшьлек (өченче баскыч) тизлек сыйфатларын сынау — 30 яисә 60 метрга йөгерү, чыдамлылык — 1,5 км яисә 2 км йөгерү, көчне сынау — кулда турникта күтәрелү яисә җирдән кул­лар белән этенү, сыгылмалылык — гимнастик эскәмиядә басып торган көе аска таба иелү (кул­лар җиргә кадәр тияргә тиеш), озынлыкка сикерү, 150 граммлы тупны ыргыту, ятып торган ки­леш гәүдәне күтәрү каралган. 13- 15 яшьлек яшүсмерләр исә санап үтелгән нормалардан тыш вакытка 2 километр араны йөгереп үтәргә тиеш.

 Моның өчен, беренче чиратта, ГТО электрон системасында (gto. ru) теркәлергә кирәк. Теркәлгәч, һәр катнашучыга номер (УИН) бирелә. Шул номер белән шәхси кабинет ачыла. Анда теркәлгән кешенең яшенә яраклы нормативлар күрсәтелә. Сайтта шулай ук күнегүләрне дөрес үтәүгә өйрәтү буенча видеоматериаллар да бар. Райондагы тест үзәгенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җитәкчесе- Рамил Гыйльфанов.

Һәр баскычның үз бәяләү тәртибе бар. Нормативларны уңышлы үтәгән очракта, һәр тап;шыручыга алтын, көмеш яисә бронза тъштамга һәм таныклык бирелә. Значокка ия булуның да тәртибе бар. Мәсәлән, сигеенче баскычны алыйк: 40-49 яшьтәге кешеләр бронза значокка ия булу өчен — 5 сынауны, көмеш значок өчен — 5, алтын значок өчен 7 сынауны тиешенчә узарга тиеш.

Катнашкан кешенең нормативларны ничек үтәвен беләсе дә килә, бу очракта документлар белән ГТО сайтында танышып була. Алтын значок — Россия спорт министры имзасы белән, ә көмеш, бронза значок билгеләү өчен Татарстан спорт министры имзасы белән боерык чыгарыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев