Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Иң оста волейболчылар - Иске Богадыда (ИСЕМЛЕК)

Авыл җирлекләреннән ирләр командалары арасында волейбол чемпионаты "Актаныш" универсаль спорт залында 24 декабрь көнне узды. Беренчелекне Иске Богады командасы, II урынны - Пучы, III урынны - Татар Суыксуы командалары яулады. Чуракайлылар IV урында. Иң яхшы уенчылар дип Илсур Галимов, Нияз Әхмәтгалиев, Айнур һәм Мулланур Гыйлмуллиннар (Богады), Айнур Дәүләтов (Пучы) табылды....

Авыл җирлекләреннән ирләр командалары арасында волейбол чемпионаты "Актаныш" универсаль спорт залында 24 декабрь көнне узды.
Беренчелекне Иске Богады командасы, II урынны - Пучы, III урынны - Татар Суыксуы командалары яулады. Чуракайлылар IV урында.
Иң яхшы уенчылар дип Илсур Галимов, Нияз Әхмәтгалиев, Айнур һәм Мулланур Гыйлмуллиннар (Богады), Айнур Дәүләтов (Пучы) табылды. Чуракайдан Илшат Акмалов - иң файдалы уенчы, Рамазан Ганиев (Татар Суыксуы) иң яхшы связующий, Богадыдан Сергей Гарнышев - иң яхшы һөҗүмче, ә Илназ Гыйндуллин - иң яхшы сакчы дип табылдылар. Иң өлкән уенчы исеменә Пучыдан Артур Имамов ия булды.
Җиңүче командалар һәм иң-иң дип табылган уенчыларны район волейбол федерациясе рәисе Ильяс Мирзаянов котлады, ихлас теләкләрен юллап, әзерләп алып килгән бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев