Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Якташыбыз югары уку йортлары арасында узган спартакиадада мактаулы урынга лаек булды

Идел буе спорт академиясе студенты, якташыбыз Динислам Закиров тагын бер бәйгедә зур уңышларга иреште.

         Динислам Татарстанның югары уку йортлары арасында 2022-2023 нче елгы спартакиадада җиңел атлетика буенча үзенең сәләтен күрсәтте. Ул ике дистанциядә- 1500 һәм 800 метрга йөгерүдә II урынга лаек булды.  

          Яшь спортчыбыз "Буревестник" спорт-физкультура җәмгыятенең мактау кәгазьләренә һәм медальләргә лаек булды. Динислам Закировны ихластан матур күрсәткечләргә ирешүе белән тәбрик итәбез.

       Киләчәктә дә безне, якыннарыңны уңышларың белән сөендерүне дәвам ит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев